Популяр һәм халыкчан “Татарстан яшьләре” газетасы быел “Ярдәм” мәчете һәм фонды турында күп мәкаләләр бирде. Шул исәптән биредә имам-хатыйбыбыз һәм мөхтәсибебез Илдар хәзрәтн Баязитовның кешелеклелек, әдәп турындагы язмалары аерым сәхифә итеп бирелеп барыла.
Илдар хәзрәт Баязитов (Баязитов Илдар Рәфкать улы) — Мөселман мәгърифәтче, дин эшлеклесе, хәйрияче, публицист, Россиядә ислам оешмаларының социаль хезмәтен оештыручы. Вазыйфасы буенча: Казанның «Ярдәм»мәчете имамы; Казанның Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибе; «Ярдам-Помощь»гомуммилли хәйрия вакыфы (фонды) Шурасы Рәисе; ibayazit.ru Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе.