Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Татарстан мәчетләрендә мөселманнарга вирус таралуга каршы чаралар турында сөйләделәр

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Татарстан мәчетләрендә мөселманнарга вирус таралуга каршы чаралар турында сөйләделәр

Татарстан мәчетләрендә мөселманнарга вирус таралуга каршы чаралар турында сөйләделәр. Төп яңалыклар

Имам – “Ярдәм” мәчете имамы Сабур хәзрәт Хәйретдинов

Бүген җомга намазы вакытында, дөньяда коронавирус чире таралу сәбәпле, саклану чараларын күрү максатыннан, Татарстан мөфтияте тарафыннан бөтен мәчетләрдә 15 апрельгә кадәр чикләүләр кертелүе турында хәбәр ителде. Башка төбәкләрдәге кебек, Татарстанда мәчетләр бөтенләй ябылмый, әмма җәмәгать белән намаз уку чикләнә.

Бу шимбәдән башлап җәмәгать намазлары укылмаячак, ләкин мәчетләр ачык була. Намаз вакыты кергәч, мәчеттә азан әйтеләчәк, шундук камәт әйтелеп, көтеп тормыйча, намаз аерым-аерым укыла.

Җомга намазы мөмкин кадәр кыскартылып укыла: азан әйтелә, 3-5 минуттан соң икенче азан әйтелә, гарәпчә кыска хөтбә һәм ике рәкагатле фарыз намазы укыла һәм шуның белән тәмам. “Шуңа күрә җомганы җәмәгать белән укырга теләгән кеше соңга калмасын. Сөннәт, нәфел һәм башка өстәмә намазлар өйдә укыла. Мәчеттә намаздан соң кул бирешү һәм тәсбих тарту булмый”, - дип хәбәр итте имам.

Ул шулай ук бу гамәлләрнең мөселманнарны кимсетү булмавын, профилактика чараларының бөтен җирдә булырга тиешлеген әйтте. “Мәчеттә вакытлыча җәмәгать белән укый алмасак та, шуннан файдаланып, өйләрегездә гаиләләрегез белән ешрак җәмәгать намазлары укыгыз, өйрәтегез, аңлатыгыз, күбрәк сөйләшегез”, - диде имам.

Тулырак – видеода.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды