Бүген кояш баеганнан соң Корбан гаете керә. Сезне чын күңелдән шушы олы бәйрәм белән тәбрик итәм!
Корбан гаете – корбан чалып Аллаһының рәхмәтенә ирешү бәйрәме. Ә корбан чалу – ул фида кылу, җаның-тәнең белән Яралтучыга бирелү, буйсыну, Аңа ихластан рәхмәтле булу, Аның ризалыгына игелекләр һәм мохтаҗларга ярдәм аша омтылу. Коръәндә әйтелә:
إِنَّا أَعْطَيْنَاكَ الْكَوْثَرَ فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ
“Һичшиксез, Без сиңа Кәүсәрне бирдек. [Шулай булгач] Раббың өчен намаз укы һәм [Аның исеме белән] корбан чал”. (“Әл-Кәүсәр” сүрәсе, 1-2нче аятьләр). Кәүсәр – ул гарәп телендә муллык дигән сүз, ә әл-Кәүсәр – Җәннәттәге чишмә. Аллаһ кешеләргә сансыз нигъмәтләр бирде һәм аларны акыл белән кулланырга һәм бер өлешен өммәт файдасына фида кылырга куша. Корбан гаетенең дә мәгънәсе шул: корбан чалып һәм аннан мохтаҗларга, туганнарга, күрше-күләнгә өлеш чыгарып, кеше Раббыбызга үзенең чиксез тугрылыгын һәм рәхмәтләрен белдерә.
Билгеле булганча, корбан чалу – ул тәүхиднең бөек пәйгамбәре, Аллаһының дусты “хәлилуЛлаһ” Ибраһим галәйһисәламнең сөннәте. Ул бөтен калебе белән Яралтучыбызның әмеренә буйсына һәм Аның сынавын үти. Безгә Ибраһим галәйһисәламнән үрнәк алырга кирәк: Аллаһының ризалыгы һәрчак өстен булырга тиеш, ә нәфес һәм теләкләрдән баш тарта белергә кирәк. Бу – пәйгамбәрнең тормышыннан алынган иң мөһим сабак һәм Корбан гаетенең асыл мәгънәсе.
Ибраһим һәм Исмәгыйль (галәйһимәсәлам) күрсәткән тугрылык – тиңсез, әлбәттә. Күпме генә корбан чалсак та, без аларның үрнәген беркайчан кабатлый алмабыз. Аллаһ бездән андый зур корбаннар таләп итми дә. Ул корбанның канына һәм итенә мохтаҗ түгел, ләкин Аңа безнең тәкъвалык кирәк. Коръәндә болай диелә:
لَن يَنَالَ اللَّهَ لُحُومُهَا وَلَا دِمَاؤُهَا وَلَكِن يَنَالُهُ التَّقْوَى مِنكُم
“Аларның итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тик тәкъвалык кына ирешә” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 аять).
Корбан чалу – әҗерләргә лаекле гамәл. Корбан гаете көннәрендә Раббыбыз өчен ул кешеләрнең иң яраткан һәм саваплы гыйбадәте. Шуңа күрә аны авырлык белән түгел, ә Аллаһының рәхмәтләренә өмет белән башкарырга кирәк. Калдырган өчен исә гөнаһ языла:
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: " مَنْ وَجَدَ سَعَةً فَلَمْ يُضَحِّ، فَلَا يَقْرَبَنَّ مُصَلَّانَا"
“Кемнең корбан чалырга (матди) мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын” (Мүснәд Әхмәд, 8273).
Корбан гаете - хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануын хәбәр итүче бәйрәм дә. Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9 көнендә, Гарәфә көне билгеләп үтелә, һәм Татарстан хаҗиләре хәзерге вакытта - шушы үзәндә, соңыннан алар Мүздәлифәдә ачык һавада төн үткәрәчәк, иртәгә Минага кайта, аннан – Мәккәгә. Сезнең белән безгә исә тәкбир-тәшрик көннәре турында истә тотарга кирәк: 5 июньдә иртәнге намаздан башлап 9 июньдә икенде намазын кертеп, фарыз намазларыннан соң, сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”. Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.
Шушы мөкатдәс гает көннәрендә барлык мөселманнарга да чалган корбаннарның, укыган догаларның һәм кылган игелекләрнең Аллаһы Тəгалə тарафыннан кабул ителүен телим. Өйләребездә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!
Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин
Котлауны матбугатка әзерләде Гамил Нур ( Гыйбадуллин, Гибадуллин ), Гамиль Нур
Кызыклы булырга мөмкин темалар һәм тэглар: БРИКС Владимир Путин Иран Фәләстин ислам дине Коръән сөннәт иман Дагыстан намаз мөселманнар сөннәт пәйгамбәр мөселман кызы Чечня хиҗаб мәчете хакыйкать Мөхәммәд ихсан Рамазан Рамзан Кадыйров Рөстәм Миңнеханов Минниханов Рустам пост сөйләшү фидья фидия фитр зәкят закот фитер Ураза гаит гает бәйрәм Корбан Ингушетия кавказ хәдисләр аят мөселман Махачкала азан иман сүрә Мәдинә Мирзоев Рахмонов Эрдоган Төркия Дүшанбе дүшәмбе Таҗикстан Бишкек күлмәкләр видео дин рәсемнәр мәхәр никах һәм КЧР секс кием кибет хакыйкать тормыш Чечня намаз мөселманнар Ингушетия риба банк акчалар финанс байлык бай кияү кәләш туй искәртү Мәскәү дәһшәтле мөселман мәчете хиҗаб хәдисләр хәдис Россия акча байлык алтын калфак Рамадан өммәт Мөхәммәд хаҗ авар чечен Адыгея Сочи Краснодар хәләл ашамлык рецептлар маркет Уфа акча эшләү Өфө кафе эш акча бизнес тортлар Астана кунакханә Самара ял Экспо эш туризм Әстерхан яңалыклар халал хәләл татар татарлар татарстан Казан кызы радио ТВ Болгар Күңел малай вайн туган теле мин Мәскәү татарлары эстрада Татария Башкирия Пенза Самара Әләзән Елюзань белозерье Ләмберә лямбря аңларлар Хәбип нурмагомедов мөрид суфи суфый тарикат тәрикат Чиләбе новосибирск екатеринбург омск Питер ростов кием Воронеж красноярск волгоград любовь мода Пермь Саратов Владивосток ир-атлар израил исраил ливан газа иорданның көнбатыш яры Иерусалим туризм сәяхәт диңгез Дубай Мисыр Шарджа Чаллы Түбән Кама Казахстан Нива көз Әлмәт Башкортостан аксессуарлар Лаеш балалар ХМАО Татарстан24 фото почта подписка әбүнә алматы астана хакыйкать Яр Чаллы Бөре баймак Сибай казакъ казакъ токаев намаз Нурсолтан тукай габдулла мөфти тараз Атырау актау Назарбаев караганда Актүбә токаев алматы бисмиллә каспийск костанай БДБ СССР ташкент Бохара Сәмәрканд баку мөселманнар фильмнар прикол үзбәкләр төрекмәннәр Ашхабад Калмыкия бурятия Байкал Төмән томск интернациональ петропавловск футбол фильм карагандаманикюр тырнаклар үстерү хна Матурлык матур Казахстан дизайнерлары рәссам җыр татарча Үзбәкстан авиабилетлары Нәвои Бохара сәяхәт техника Бишкек Кытай уйгурлар хива күпләп сату мода одесса китерү беларусь фирганә ош андижан Исфара ходжанд Әфганстан Һиндстан Африка америка җиддә каһирә мисыр Алжир Тунис Марокко корсак биюе спорт җырлар музыка текст шигырь котлау котлаулар нашид нәшит мөнәҗәт бәхет гаилә никах танышу танышулар димче яучы анкета фото фотография видео Дуслык өйләнү кияүгә чыгу өйләнү мәхәббәт чит ил кешесе гарәп төрек Иран иранлы яһүд Рус Фин Француз Англия Берлин Алмания Германия Курган Тверь Мурманск укытучы дәресләр мәдрәсә мәчет университет теология КФУ ПФУ КДУ табиб медицина дәвалау авыру туу үлем тормыш өй бакча яшелчә бакчасы уку биткә ботокс китабы пластика иренгә операция ясарга стоматология тешләр Пластик хирургия сөннәт сөннәтле сөннәтләү ковид салкын тию фитнесс ябыгу ашау кухня туризм гид экскурсовод экскурсияләр Зөя Рус Православие Чиркәве иконасы Кремль Бауман кунакханәсе кыстыбый милли кухня кухнясы Бөгелмә бәлеш өчпочмак татар гобәдия чәк-чәк баурсак бавырсак токмач токмачы талкыш кәләвә чәк-чәк чәк-чәге арча балтач актаныш Азу кухня ресторан бию шаярту юмор биюләре Брайл туй тамада алып баручы хәләл яучы чәй мәтрүшкә Кофе бальзам бәлзәм дару шифа шифалы Сәламәтлек Идел сәяхәт тур кунакчыл банкет Кейтеринг шоу программа концерт фольклор Сабан туй сабантуй Нәүрүз гаете Корбан дизайн дизайнер бизәү супер тамада диктор җырчы Тямаев Элвин Грей Салават Фәтхетдинов Бәдретдинова товарлар бизнес икътисад сәясәтче Мәдинә Камилә донорлар бөер органнары тәннәре бавыр йөрәге йөрәк борын йөз салават фәтхетдинов ришат төхвәтуллин фирдүс тямаев илсөяр бәдретдинова әлфия авзалова илһам шакиров мәрҗани мәчет мөнбәр тәфсир мөнбәр театр камал театры тинчурин кариев минзәлә чаллы байлар сабасы саба шәмәрдән кукмара