Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчете җиңел атлетика буенча ярышлар уздырды

Мечеть Ярдэм / Спорт / "Ярдәм" мәчете җиңел атлетика буенча ярышлар уздырды

"Ярдәм" мәчете җиңел атлетика буенча ярышлар уздырды. Спорт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җиңел атлетика буенча мөселман яшьләре арасында ярышлар уздырды.

Бәйгене Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов ачты һәм ул анда катнашучыларны Татарстан мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлады. Илдар хәзрәтнең билгеләп узуынча, әлеге чараны уздыру тормышта сәламәт яшәү рәвеше булдыру өчен мөһим. Ул шулай ук җәмгыятебездәге мәсьәләләрне хәл итүгә җавап та булып тора.

Ярышлар Татарстан Прокуратурасы игълан иткән "Наркотикларсыз тормыш” дигән айлык кысаларында үтте.

Чараның максаты физик культура һәм спортның абруен күтәрү, яшьләрнең спорт белән мавыгуына ирешү һәм сәламәт яшәү рәвешен таратудан гыйбарәт.

Бу чарада Казанның "Әл-Мәрҗани”, "Ярдәм”, "Әниләр”, "Зәңгәр”, "Сөләйман”, "Ал”, "Солтан”, Россия Ислам университеты, Казан Ислам көллияте, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы мәдрәсәсе, "Ак Өмет” пансионаты катнашты.

Ярыш мондый нәтиҗәләргә китерде:

1000 метрга йөгерүдә:
1.Рамил Мингәрәев ("Әл-Мәрҗани” мәчете);
2.Наил Мамадалиев (Казан Ислам көллияте);
3.Мансур Мифтахов ("Әл-Мәрҗани” мәчете).

Биеклеккә сикерү:
1.Нәҗибулла Хафизов (Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә);
2.Абдрахман Борһанов ("Ак Өмет” пансионаты);
3.Ислам Рәсулаев ("Ак Өмет” пансионаты).

Боҗра этү:
1.Солтан Хаматов (Россия Ислам университеты);
2.Нәҗибулла Хафизов ( Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә);
3.Аббас Абайдуллин (Казан Ислам көллияте).

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды