Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетенә самбо федерациясе вице президенты Рәфыйк Мәдъяров килеп китте

Мечеть Ярдэм / Спорт / «Ярдәм» мәчетенә самбо федерациясе вице президенты Рәфыйк Мәдъяров килеп китте

«Ярдәм» мәчетенә самбо федерациясе вице президенты Рәфыйк Мәдъяров килеп китте. Спорт Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәген һәм "Ярдәм” мәчетен карау нияте белән Татарстанның самбо федерациясе вице президенты, халыкара классы спорт остасы Рәфыйк Әхмәд улы Мәдъяров килеп китте.

Танылган спортчы һәм тренер Рәфыйк Мәдъяровны «Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев каршы алды, аннары ул олуг кунакны үзәкнең эше белән таныштырды. Рәфыйк Әхмәди улы күрмәүчеләрне укыту классларын карады, үзәк һәм мәчет хезмәткәрләрнең эше белән танышты, "Ярдәм” дә белем алучы күрмәүчеләр белән очрашты.

Күрмәүче шәкертләр Рәфыйк Мәдъяровның уңышлары турында гына түгел, бәлки аның барлык туганнарын да беләләр икән.
Тагын шуны билгеләп узу мәслихәт: Рәфыйк Мәдъяров биредәге спортның торышы белән дә җентәкләп танышты. Аны бу үзәктә актив тормыш рәвеше алып бару аеруча куандырды. Мондагы халык та спорт остасын күрү бәхетенә ирешүгә шатланды.

Узган гасырның 70-80 нче елларында күренекле көрәшчеләр – бертуган Мәдъяровлар Татарстанның көрәш мәктәбен бөтен дөньяга таныттылар. Бу кабатланмас гаиләдәге 6 бертуган үзләрен спортның көрәш төренә багышладылар һәм югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Аларның өчесе – Рәфыйк, Нәфыйк, Нәкип халыкара спорт остасы дәрәҗәсенә күтәрелделәр. Алар активында – Советлар Союзы һәм Россия беренчелегендә, халыкара турнирларда җиңүләр һәм бүләкле урыннарны алулар, дөнья чемпионаты медальләре. Чемпионнарны аларның өлкән туганы, Россиянең атказанган тренеры Фәрит Әхмәди улы Мәдъяров әзерли. Моннан тыш, Фәрит әфәнде үзе дә бөтенсоюз ярышларында уңышлы чыгыш ясый, шул ук вакытта тренерлык вазифаларын да уңышлы алып бара. Ул Татарстан көрәш җыелма командасына да җитәкчелек итә һәм Россия тренерлары штабында да эшли.

"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды