Теләче районының Иске Җөри авылындагы «Гаилә учагы» дигән балалар йортында Татарстан мөфтие урынбасары, Казандагы «Ярдәм» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, Милли ислами “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм башкаладан килгән волонтер кунаклар булдылар.
Шунысы үзенчәлекле: бу көнне “Гаилә учагы”на ике төркем волонтерлар килгән иде. Аларның берәүләре балаларны торт пешерергә өйрәтте, шулай ук кызыклы химик экспериментлар күрсәтте. Ә Иске Җөригә тәүге тапкыр килгән башкалары балалар белән танышты, аларга бүләкләр тапшырды.
“Гаилә учагы” сабыйларына яңа кызыклы кешеләр белән танышу бик ошады, алар кунакларга рәхмәт әйттеләр һәм мондый очрашулар даими булса иде дигән теләкләрен ирештерделәр.