Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов һәм ТҖМДНнең дәгъват бүлеге белгече Марсель Мингалиев Свияжск каласындагы 5 нче Төзәтү колониясендә булып кайттылар. 5 нче колония шуның белән үзенчәлекле: биредә 200дән артык мөселман төрмәдә утыра. Колониядәге мөселманнарга визит вакытында аларның көнкүрешләренә, шулай ук дини йолаларны башкаруларына, җитәкчелек белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Визит барышында имамнар катгый шартларда тотылучы отрядка да барып килделәр. Тоткынлыктагы мөселманнар элеккеге еллардагы кебек, ТҖ МДН белән “Ярдәм” МИХФы тиздән килеп җитәчәк Корбан бәйрәме (1 сентябрь) вакытында ярдәм итәрләр һәм аларга да корбан итеннән авыз итү мөмкинлеге барлыкка килер дигән ышанычта калдылар.