Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илшат Әминов «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәгендә булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илшат Әминов «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәгендә булды

Илшат Әминов «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәгендә булды. Төп яңалыклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов районыбызда булып, Апаста урнашкан "Хәҗәр" балаларга дини тәрбия бирү үзәге һәм көмеш волонтерлар эше белән танышты.

Районыбыз кунагы көмеш волонтерларның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Чыннан да, бик кирәкле һәм саваплы эш башкара безнең өлкәннәребез!

"Дини тәрбия бирү үзәгендә балалар дини гыйлем үзләштерәләр, ял да итәләр. Балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошый! Әлеге тәрбия курсларын булдырганнары өчен «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәгенә һәм «Ярдәм» фондына зур рәхмәт!" - дип яза район веб-группалары. 

«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды каршындагы “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә укучы балалар дин кагыйдәләрен өйрәне.

Берочтан коръән, намаз, азан, тәмле ашау, уеннар… Апас балалары җәйге курсларга бәйрәмгә барган кебек килә.


“Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге безнең татар халкында
булган традицион исламның югары әхлак кагыйдәләрен
саклау һәм яклау өчен мөхим чаралар оештыра. Шуларның берсе — балалар өчен курслар.

 

Бу — Ислам нигезләре буенча да өйрәтүче курслар. Биредә аларга Ислам баганалары хакында сөйлиләр, намазга өйрәтәләр, дин буенча кирәкле белемне бирәләр, аннары Коръән укырга да өйрәтәләр.

Балалар дини белем белән бергә түгәрәкләр, мавыктыргыч
чараларда да катнаша.

 

 

 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2026 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды