Алар Чулман аръягында дини белем һәм мәгърифәт таратучы укытучылар, активистлар, ветераннар һәм башкалар.
Видео: https://vk.com/clips/fond_yardam?z=clip-14789929_456242281
Чистай— ул Татарстан бәгыре. Анда республикабызның йөрәге. Кешеләре дәртле, ихлас, гади. Бу шәһәрдән «Ярдәм»гә кунаклар килеп китте. Чистай мөхтәсибәте каршында актив тормыш рәвеше алып баручы ханымнар, шәкертләр, ветераннар тәҗрибә туплап, арлашып кайтып китте.
«Ярдәм» тернәкләндерү үзәген сәйран иттеләр. Бу үзәккә илебезнең төрле почмакларыннан килеп дәва алучылар елдан ел арта бара. “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә, “Дан” спорт комплексындагы инвалидлар өчен тудырылган шартларны күреп, укытучыларны горурлык һәм рәхмәт хисләре биләп алды.
“Мохтаҗларны шулай сөендереп яшәвегезне дәвам итегез”, – диеп кайтып киттеләр.