Хөрмәтле дуслар! Сезне Казандагы “Ярдәм” мәчете һәм хәйрия фонды карамагындагы спорт тернәкләндерү үзәге "Дан" ачылуга бер ел тулуга багышланган балалар катнашындагы бәйрәмгә чакырабыз.
|
Бәйрәм чаралары бүген иртәнге сәгать тугызда (09.00) “Ярдәм” мәчете ишегалдында башлана.
Программада:
- күңелле аниматорлар;
- шардан модельләр ясау;
- аквагрим;
- сабын куыклары;
- фәнни тәҗрибәләр;
- батутлар;
- баллы мамык;
- тәмле пылау.
Уздыру урыны: Казан ш., Серов ур., 4а йорты.
Сезне балаларыгыз белән үзебездә көтеп калабыз. Рәхим итегез!
|