Гаетнең икенче көнендә “Ярдәм” мәчете һәм фонды хезмәткәрләре, күрмәүчеләр 19 җиңел машинага һәм ике автобуска төялеп, Рамазан ае төгәлләнүгә багышлап, табигать кочагында ял итәргә уйладылар. Шул максатларын тормышка ашыру нияте белән Биектау районындагы Семиозерка авылы янындагы матур урынга җыелдылар.
Урман аланы янына килгәч, һәркем үз эшенә кереште: кемдер ашарга әзерли башлады, кемдер яшелчәләр турарга тотынды, кемдер туп уйнады, ә кайберәүләр ниһаять табигатькә чыга алу шатлыгы илә ләззәтләнде. Аннары аларның һәммәсе дә бергә җыелып, өйлә намазын укыды һәм мәчетнең киләчәктә дә чәчәк атуын теләп дога кылды. Догадан соң үзбәкләрнең тәмле дымламасын, тавыкны, сарык итеннән әзерләнгән шашлыкны татып карарга мөмкин иде.
Аннары бу урында спорт уеннары башланып китте: көчле затлар аркан тартышты, кул көрәштерде, волейбол һәм футбол уйнады. Мондагы чаралар һәркемгә дә ошады, ә инвалидлар һәм балалар күңеленә еракта түгел утлап йөргән кәҗә һәм сарык көтүе хуш килде, алар биредә зоопаркта кебек хис итте.
Кайсыбер күрмәүчеләр бу терлекләргә кагылып алып, уңай тәэсирләр алуга иреште.
Мәчет коллективы үзләренә үзләре бәйрәм бүләк итеп, арып-талып, шулай да бик канәгать калып, Казанга кире кайтты.