Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "Ярдәм" вакыфы шурасы рәисе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовны Ураза гаете белән тәбрикләде.
"Әлеге күркәм бәйрәм көнендә Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек телим. Алга таба да игелекле эшләрегездә уңышлар юлдашы булсын. Йортыгызда һәрвакытта иминлек булсын. Ураза гаете мөбәрак булсын ", - диелгән ул котлауда.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "Ярдәм" фонды советы рәисе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовның традицион исламны ныгытуга юнәлдерелгән нәтиҗәле эшчәнлегеген югары бәяли. Шулай ук мэр олуг бәйрәм кешеләр һәм җәмгыять тормышындагы мәңгелек кыйммәтләр турында тагын бер кат искә төшерә, дип саный. Бу - бердәмлеккә, якыннарыбызга карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә, мохтаҗларга шәфкатьле һәм рәхимле булырга тагын бер чара.