Аңарда түбәндәге сүзләр бар.
“Хөрмәтле Илдар хәзрәт!
Сезне чын күңелдән Ураза гаете белән котлыйм!
Әлеге изге бәйрәм рухи чисталыкны һәм пакьлекне, динебезнең асыл кыйммәтләренә ихлас тугрылыкны гәүдәләндерә, якыннарыбызга карата мәрхәмәтле булырга, дин кардәшләребезгә ярдәм кулы сузарга өнди, кешеләр арасында игелекле гамәлләрне арттырып, аларны Аллаһы Тәгаләгә тагы да якынайта.
Олуг Ураза гаете дөньядагы барлык мөселманнарны берләштерә һәм татарстанлылар, казанлылылар тарафыннан зурлап бәйрәм ителә.
Башкалабыз 2026 елда ислам деньясының мәдәни маркәзе буларак та танылды. Моңа Сезнең, традицион кыйммәтләребезгә һәм рухи мирасыбызга таянып, мөселман өммәтенә дөрес юнәлеш бирүгә, жәмгыятьтә рухи-әхлакый нигезләрне ныгытуга, конфессияара һәм милләтара татулыкны саклауга һәм үсеп килүче буынны лаеклы тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә торган уңышлы эшчәнлегегез нәтиҗәсендә ирешә алдык.
Элеге бәйрәм көнендә Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим! Ураза гаете гаиләгезгә шатлык китерсен, Аллаһы Тәгалә изге догаларыбызны кабул итсен.
Ураза гаете мөбарәк булсын!”