Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Хөрмәтле укучы, Корбан Гаете котлы булсын!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Хөрмәтле укучы, Корбан Гаете котлы булсын!

Хөрмәтле укучы, Корбан Гаете котлы булсын!. Төп яңалыклар

 

 

Корбан Гаете котлы булсын! Күңелләребездә нинди генә изге теләк, изге ният, уй булса, Аллаһы Тәгалә шул теләкләргә ирешергә насыйп әйләсен. Укылган намазлар, чалынган корбаннар, биргән сәдакәләр, кылган хаҗ сәфәрләре Раббыбыз хозурында кабул булсын иде.

Корбан бәйрәме – кешенең Аллаһка тугрылыгын һәм Раббыбызның Үз колларына чиксез Рәхмәтен күрсәтүче бәйрәм. Әбүл-әнбия, ягъни пәйгамбәрләрнең атасы булган Ибраһим галәйһиссәламнең ихласлыгын һәм тәкъвалыгын истә тотып, Раббыбызның әмеренә буйсынып, мөселманнар корбан чала. Яралтучыбызның чиксез хикмәте белән Аның ризалы өчен генә дип кылынган бу гыйбадәт аша дин кардәшләребез күрше-күлән, туган-тумачалар белән мөнәсәбәтләрен ныгыта, үз гаиләләренең күңелен күрә, күпсанлы мохтаҗларга ярдәм кулын суза. Нәтиҗәдә тирә-юньдәге мохиттә игелек, шәфкатьлелек, сафлык, Аллаһыга сөю хөкем сөрә. Коръән-Кәримдә болай диелә:

إِنَّا أَعْطَيْنَاكَ الْكَوْثَرَ

فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ

“Һичшиксез, Без сиңа Кәүсәрне бирдек. [Шулай булгач] Раббың өчен намаз укы һәм [Аның исеме белән] корбан чал [да, корбан итләрен юксылларга тарат]”. (“Әл-Кәүсәр” сүрәсе, 1-2нче аятьләр). Әлеге аятьтән аңлашылганча, корбан чалу – беренче чиратта безне күпләгән нигъмәтләр белән зиннәтләгәне өчен Аллаһка рәхмәтебезне белдерү, шулай ук гыйбадәтләребезне кимчелекләрдән пакьләү һәм саранлыктан котылу билгесе ул.

Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга, шулай ук мәчет, мәхәлләләр хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек теләп калабыз.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2026 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды