Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Мирас» ишекләрен ача: беренче матбугат конференциясе

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Мирас» ишекләрен ача: беренче матбугат конференциясе

«Мирас» ишекләрен ача: беренче матбугат конференциясе. Төп яңалыклар

 

 Апаста күчмә конференция узды - 80 гә якын журналист һәм медиа вәкилләре, мәгариф остазлары  беренчеләрдән булып булачак пансионатны күрделәр. Кунаклар бинаны карадылар һәм яңа белем бирү киңлегенең миссиясе турында белделәр. Чарада Апас районы хәкимияте башлыгы Айрат Габделхак улы Җиһаншин да катнашып чыгыш ясады.

 

Төп спикер «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов булды. Ул проектның гомуми күзаллавын тәкъдим итте һәм пансионат концепциясе турында җентекләп сөйләде, аның җәмгыять һәм яшьләр өчен әһәмиятен ассызыклады. Аннары Айназ хәзрәт чыгыш ясады, ул билгеләп үткәнчә, «Хәҗәр» кысаларында балалар белән зур эш башкарылган, ә хәзер «Мирас» пансионаты көчәя барачак һәм бу башлангычларны үстерәчәк.

 

Бина масштабы белән таң калдыра: мәйданы 3 000 кв. метрдан артыграк булган өч катлы бина. Анда 40 бала яши һәм укый алачак, шулай ук укытучылар һәм тәрбиячеләр урнашачак.

 

Инфраструктура вак-төяккә кадәр уйланылган: иркен уку аудиторияләре, заманча актлар заллары, уңайлы коворкинглар һәм уңайлы торак биналар. Барысы да заманча стандартлар буенча балаларга уңайлы булсын, ә уку җиңел барсын өчен җиһазландырылган. Белем бирү программасы Ислам нигезләрен, әхлак һәм Коръән дәресләрен татар һәм чит телләрне тирәнтен өйрәнү белән берләштерә.

 

Чара барышында катнашучылар Апастагы  «ЯрдәмПомощь» фонды «Хәҗәр» рухиәхлакый үзәге белән таныштылар, шулай ук аның ике еллык эшенә йомгак ясаучы презентация күрделәр.

 

Очрашуда  Болгар Ислам академиясенең мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдинов, Мәрҗани исемендәге институт вәкиле  Илнур Миңнуллин, Казан ислам университеты Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдеррәшит хәзрәт Фәезов, Яшел Үзән шәһәренең алтынчы чакырылыш депутаты Ильяс Гыймадов, ҖҮФХИнең (УФСИН) ТР буенча идарәсенең иҗтимагый советы рәисе Александр Даренков, «ТР Сәүдәсәнәгать палатасы» берлеге рәисе киңәшчесе Елена Әгъзамова һәм башка хөрмәтле кунаклар да катнашты.

 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2026 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды