Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Никах минем сөннәтем»

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Никах минем сөннәтем»

«Никах минем сөннәтем». Төп яңалыклар

«Никах минем сөннәтем»

Аллаһка шөкер, җәмгыятебездә Исламны тормыш рәвеше итеп кабул итүчеләрнең саны артканнан-арта бара. Шуңа да соңгы елларда шәһәребездә мәчет, мәдрәсәгә йөрүчеләрнең саны күбәя. Ислам дине фәкать гыйбадәт кылуны гына күздә тотмый. Мөселманнар спорт белән дә мавыгалар, конкурслар, бәйрәмнәрне дә зурлап уздыралар. Аларның барлык гамәлләре дә, Аллаһы Тәгалә кушканча, хәләл юл белән башкарыла.

Гаилә кору мәсьәләсе дә шушы ук принциптан чыгып хәл ителә. Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә «Нур» сүрәсендә әйткәнчә: «Буйдакларны, колларыгыздан, жарияләрегездән булганнарны өйләндерегез, кияүгә бирегез. Фәкыйрь булганнарны Аллаһ үз нигъмәтләре белән баетыр, иншә Аллаһ. Нигъмәтләре мул булган һәм бар нәрсәне дә белеп торучы Ул (Аллаһ)».

Мөселман гаиләсе ничек барлыкка килә соң? Иң таралган ысул — танышлар, туган-тумачалар аша. Ләкин мөселман туганнарың булмаган очракта нәрсә эшләргә? Бу очракта ярдәмгә танышу үзәкләре ярдәмгә килә.

Җир йөзенә килгән сәламәт акыллы кеше гаилә корып, үзеннән соң буыннар калдырырга тиеш. Һәркемнең никах сәгате билгеләп куелган һәм ул үзгәрми. Ә язмышны без үзебез язабыз. Чая үткеннәр үзләренең ярларын тизрәк табып, гаилә коралар, оялчан, тыйнак мөселман яшьләр ялгыз калырга да мөмкин. Инде үзегезгә тиң насыйп булган ярны очратып, гаилә корасыз икән бәхет телибез.

Никах нигезе — Аллаһыга итагать кылуны аңлата. Пәйгамбәр галәйһиссәламнән риваять ителгән: «Никах минем сөннәтем. Шуңа күрә, кем минем сөннәтемнән баш тартса, ул минем өммәтемнән түгел. Никахлашучы ир — омтылучы, никахлашучы хатын — омтылыш сәбәбе. Мөһер икесенең килешүенә таянып билгеләнә. Никахлашыгыз, балалар табыгыз, күбәегез. Ник дисәгез, мин Кыямәт көнендә сезнең белән бүтән өммәтләр каршында горурланачакмын», — дигән.

Әгәр дә гамәлнең нигезенә Аллаһы Тәгаләгә буйсынып яшәү ятса, димәк, бу гаиләнең киләчәге ышанычлы, рухы сәламәт, үзара әдәпле, йомшак мөнәсәбәтләр булуына ышаныч бар. Гаилә җанга тынычлык бирә торган урын булырга тиеш.

Кешегә Ходайдан бүләккә
Гомер бит бер генә бирелә.
Җаннарны мәңгегә кушарлык
Никах та була ул бер генә!


 

 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2026 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды