Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Район мөтәсибәтендәге имамнар белән очрашу

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Район мөтәсибәтендәге имамнар белән очрашу

Район мөтәсибәтендәге имамнар белән очрашу. Төп яңалыклар

Киров һәм Мәскәү районнары хәкимияте башлыгы Владимир Жаворонков район мөтәсибәтендәге мәчетләрнең имамнары белән очрашу үткәрде.

Фотография: https://vk.com/kirmos_info  Тулы адрес:  https://vk.com/kirmos_info

Анда районнарда рухи тормышны үстерү һәм дуслык, күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытуның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Диалогта проблемалы моментларга һәм аларны хәл итү өчен уртак мөмкинлекләргә игътибар бирделәр, хакимият органнары һәм дини җәмгыятьләр арасында ачык аралашуның мөһимлеген ассызыкладылар.

Владимир Жаворонков имамнарга актив позицияләре, халыкның рухи тәрбиясенә, традицияләрне саклауга һәм җәмгыятьтә тынычлык, үзара аңлашу һәм татулык атмосферасын формалаштыруга керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

"Мондый очрашулар районнарыбыз халкының иминлегенә һәм бердәмлегенә юнәлдерелгән хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә", - дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары хәкимияте.

Район имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең Мактау грамотасына лаек булды. Шулай ук  «Сөләймән» мәчете имам-хатыйбы Илһам хәзрәт Исмәгыйлев Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Башка имамнарга да бүләкләр тапшырылды. Аларны Владимир Жаворонков тапшырды. 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2026 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды