Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Татарстан Рәисе Казанда төзекләндерелгән «Рәҗәп» мәчетендә

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Татарстан Рәисе Казанда төзекләндерелгән «Рәҗәп» мәчетендә

Татарстан Рәисе Казанда төзекләндерелгән «Рәҗәп» мәчетендә. Төп яңалыклар

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген, Мәүлид көнендә, Казанның соңгы тарихи агач мәчетендә оештырылган бәйрәм чараларында булды.

 

 

 

​​​​​​Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген, Мәүлид көнендә, Казанның соңгы тарихи агач мәчетендә оештырылган бәйрәм чараларында булды.

«Рәҗәп» мәчетендә реконструкция эшләре төгәлләнде. Бу - шәһәрнең революциягә кадәр төзелгән бердәнбер исән калган агач мәчете.

Татарстан Рәисе Казанда төзекләндерелгән «Рәҗәп» мәчетендә булды

Чара Коръән аятьләрен укудан һәм Фәрит хәзрәт Гариповның Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырудан башланды. Анда шулай ук ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан мөфтие – ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Казанның барлык имамнары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хәзрәтләрне сәламләде, мәчетне карады һәм башкарылган эшләргә бәя бирде.

«Бүген бездә ике зур бәйрәм: беренчесе - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне, икенчесе - мәчет ачылу көне. Бу матур мәчетне төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә дә Татарстанда тынычлык хөкем сөрсен, республикабыз уңышларга ирешсен. Һәрберегезгә зур рәхмәт!» - диде Татарстан Рәисе.

Шуннан соң мәчеттә бәйрәм чаралары башланды: Коръән укылды, Мәүлид касыйдәсе (Пәйгамбәргә багышланган шигъри әсәр) яңгырады, Мөхәммәд пәйгамбәргә салаватлар укылды һәм күмәк дога укылды.

Фото: rais.tatarstan.ru

Агач мәчет традицион татар стилендә төзелгән, намаз залы 200 кешене сыйдыра. Реконструкция эшләре 2021 елда башланган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rais-tatarstana-posetil-otrestavrirovannuyu-mecet-radzab-v-kazani-5928239


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2026 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды