Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады.
«Барлык мөселманнарны нурлы Мәүлид бәйрәме белән котлыйм!»— дип язган Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.
Бәйрәм тарихы турында видео да урнаштырган.
Видеоны карар өчен рәсемгә басыгыз яки бу сылтамага керегез: https://t.me/rustamminnikhanov/1220
«Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим. Мәүлид мөбарәк булсын!» — диде Рәис.