“Татхимфармпрепараты” акционерлык җәмгыятенең Генераль директоры Ханнанов Тимур Шамил улы “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фондының “Меценатлыкка керткән өлеш өчен” дигән мәртәбәле ордены белән бүләкләнде. Бу фондның югары бүләге “Ярдәм” мәчете чатырында Тимур Шамил улы акчасына ифтар мәҗлесе үткәрелгәндә тантаналы рәвештә тапшырылды.
Тимур әфәнде менә инде күп еллар буена әлеге фондка шактый зур күләмдә ярдәм итеп килә, шуның нәтиҗәсендә социаль проектлар тормышка ашырыла. «Ярдәм” фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитов белән бу оешманың президенты Илһам Исмәгыйлев Тимур әфәндегә орден тапшырганда, аңа киләчәктә дә уңышлар теләделәр һәм аның тарафыннан алда да ярдәм булыр дигән өметләре булуын хакында белдерделәр.