Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Буа мәдрәсәсе чакыра

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Буа мәдрәсәсе чакыра

Буа мәдрәсәсе чакыра. Төп яңалыклар

Укырга керер өчен контактлар:

Сайт: http://buinsk-medrese.magarifrt.ru

  • Адрес: Татарстан, Буа ш., К. Либкнехт ур, 79 й..
  • Телефоннар: 8 (84374) 3-70-71, +7 (927) 038-25-82.
  • Email: islam-buinsk@mail.ru.

 

 

Буа мәдрәсәсе – 1805 елны ачылган Татарстан Республикасының иң борынгы дини уку йортларының берсе. Биредә татар халкының күп кенә танылган дин әһелләре, мәдәният, мәгариф һәм фән эшлеклеләре укый. Болар арасында Һади Атласи, Зариф Бәшири, Гомәр Толымбай, Баки Халидов, Габдрахман Таһирҗанов, Ибрахим һәм Касим Биккуловлар, Гарифҗан Вәлиди, Шакир Мөхәммәдиев, Фатих Мортазин, Камаретдин Салихов һ.б.

КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. 


Мөхтәсибәт тырышкан

1805 елдан бирле Буа мәдрәсәсе комплексы җире саналган урындагы мәдрәсәнең иске биналары күп еллар район дәүләт учрежденияләре тарафыннан файдаланылган. Яңа мәдрәсә бинасы төзлешендә Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов башлап йөргән  булган. Ул мәдрәсә өчен 2023 елда тагын бер матур бина корып куйган. 

Данлыклы тарих

Буа мәдрәсәсе — Татарстан Республикасының хәзерге көндә гамәлдә булган мөселман уку йортларының иң борынгыларының берсе. Ул 1805 елда ачылган. Быел аңа 218 ел. Элек Буа Сембер губернасына кергән. Мәдрәсә революциягә кадәр «Нурия» исемен йөрткән һәм Сембер губернасының иң танылган дини уку йорты булган.

Император университетыннан да өлкән

Һичшиксез, бүген Буа мәдрәсәсе Татарстан Республикасында иң өлкәне. Факт буенча Казан император университетыннан да өлкәнрәк, чөнки мәдрәсә 1805 елда ук, ә университет 1807 елда гына эшли башланган. Мәдрәсә өч бүлектән торган: башлангыч, урта һәм югары. 1913 елда биредә 12 мөгаллим 300дән артык шәкерткә белем биргән.

Сарбонна кебек булган

Тау ягында гөрләп торган, татар, чуваш, керәшен, рус, мари, мукшы халкы арасында да шөһрәт казанган мәдрәсә ул. Күпсанлы дини предметлардан тыш, алар физика, алгебра, география, тарих, логика, каллиграфия, гарәп, төрки (татар), фарсы һәм рус телләрен укытканнар. Халкыбыздагы йола буенча, мәдрәсәнең бай китапханәсе була.

Туктап торган

Совет власте урнашкач, 1923 елда мәдрәсә эшчәнлеге туктатыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Буа урта мөселман мәдрәсәсе буларак, яңа мәдрәсә эшчәнлеге 1997 елның 1 октябрендә генә башланган. Ул үзенең тарихи биналарында урнашкан. 1999-2002 елларда ярым җимерек иске агач мәчет урынында 2 катлы яңа мәдрәсә бинасы төзелә, анда яңа сыйныфлар, тулай торак, ашханә урнашкан.

Әле дә көчле мәдрәсә

Кунаклар шулай ук шәкертләр белән аралашты. Ә алар төрле төбәкләрдән тупланган. Буа мәдрәсәсен тәмамлаучылар аннары белемен арттыра. Ахыр чиктә Буада башланган белемнәрен алар Казанда, Урта Азиядә, хәтта гарәп илләрендә дә укытучы буларак кулланалар. «Хәтта Мәдинә шәһәрендә дә укыталар», — дип горурлана буалылар.

Ул заманында иң танылган мәдрәсәләрдән була. Совет елларында ябыла. 1997 елны Буа мәдрәсәсе яңадан үз эшчәнлеген башлый. Анда көндезге һәм кичке бүлекләрдә уку-укыту алып барыла.

МӘДРӘСӘНЕҢ ТӨП МАКСАТЫ

Яшьләргә дини һәм дөньяви белем бирү, җәмгыятебезгә кирәкле әхлаклы, белемле яшь буын тәрбияләү, дини һәм дини булмаган оешмалар, уку йортлары өчен квалификацияле белгечләр әзерләү.

1805 елда ачылган Буа мәдрәсәсе - хәзерге вакытта иң борынгы мөселман уку йорты

Буа мәдрәсәсе - Татарстан Республикасының хәзерге көндә гамәлдә булган мөселман уку йортларының иң борынгыларының берсе. Ул 1805 елда ачылган. Ул вакытта Буа Сембер губернасына керә. Мәдрәсә революциягә кадәр «Нурия» исемен йөрткән һәм Сембер губернасының иң танылган дини уку йорты булган. Һичшиксез, бүген Буа мәдрәсәсе Татарстан Республикасында иң өлкәне.Факт буенча Казан император университетыннан да өлкәнрәк, чөнки мәдрәсә 1805 елда, ә университет 1807 елда эшли башланган.

Мәдрәсә өч бүлектән торган: башлангыч, урта һәм югары. 1913 елда биредә 12 мөгаллим 300дән артык шәкерткә белем биргән.Күпсанлы дини предметлардан тыш, алар физика, алгебра, география, тарих, логика, каллиграфия, гарәп, төрки (татар), фарсы һәм рус телләрен укытканнар. Мәдрәсәнең бай китапханәсе була.Совет власте урнашкач, 1923 елда мәдрәсә эшчәнлеге туктатыла.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Буа урта мөселман мәдрәсәсе буларак, яңа мәдрәсә  эшчәнлеге 1997 елның 1 октябрендә генә башланган.Ул үзенең тарихи биналарында урнашкан. 1999-2002 елларда ярым җимерек иске агач мәчет урынында 2 катлы яңа мәдрәсә бинасы төзелә, анда яңа сыйныфлар, тулай торак, ашханә урнашкан. Буа мәдрәсәсен тәмамлаучыларның күбесе Урта Азиянең иң яхшы мәдрәсәләрендә, хәтта Мәдинә шәһәрендә дә укыталар. 

Фотода 2026 ел чыгарылышы.

Укырга керер өчен контактлар:

Сайт: http://buinsk-medrese.magarifrt.ru

  • Адрес: Татарстан, Буа ш., К. Либкнехт ур, 79 й..
  • Телефоннар: +78437437071, +79270382582.
  • Email: islam-buinsk@mail.ru.

 

 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2026 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды