Нәзернең иң киң таралганы — корбан чалыр идем дигәне. Байлыгың билгеле бер нисабка җитсә, син болай да корбан чалырга тиешсең. Нәзер корбаны исә аерым була. Шул рәвешле кеше өстендә ике корбан була. Кайсы берәүләр шуларны бутап җибәрә, бер корбаны икесенә дә җитә дип уйлый. Кемдер нәзерен әйтә дә йә ул аны оныта, яки мал чалырга мөмкинлеге булмый. Ә нәзер өстендә тора. Шуларны истә тотып, нәзер әйтмәвең хәерлерәк дибез, чөнки аның үтәлмәгәне өчөн гөнаһлы буласың.
Нинди дә булса эшнең, йә хәлнең хәере белән булып чыгуына өметләнеп суйдырырга ышандырылган корбанга «нәзер» корбаны диләр.
Бу корбанны чалырга ышандырган кеше, суелган корбанның итен үзе ашамас. Бар итен өләшеп, йә мәҗлес җыеп , Аллаһы Тәгәлә каршысында ышандырган бурычын үтәү тиешле.
Әгәр дә корбан итенең бер өлешен ашаса, аның хакын сәдака рәвешендә бирергә тиеш була.
Бар эш нияткә карап бәяләнә. Әгәр дә ул, корбан чалып, туган-тумачаны чакырып кунак итәр идем, дип нәзер әйткән булса, бу инде шул рәвештә үтәлә.
Итне корбан чалырга ниятләгән кеше – нәзер әйткәне ашамый. Ә кемгә багышланган ул ашый.
Галим кешеләр яза: нәзер корбаның үзең дә ашарга тиеш түгел, үзеңнең якыннарыңа ашату да дөрес түгел. Чалынган корбан ите матди хәле авыр булган кешеләрнең хакы булып санала. Шул сәбәпле корбанның итен хәлле дус-ишләреңә дә авыз иттерергә дә ярамый.
Шулардан чыгып, иң яхшысы - нәзер корбаның таратып бирү хәерле.
Башка нәзер корбаны чалуга кагылышлы мәсәләләргә килгәндә мал чалу тәртибе шул ук. Ниятләнеп, Аллаһы Тәгәлә ризалыгы өчөн дип, шул фәлән кеше исеменнән, шул фәләннең сау йөреп кайтканы өченме, саулыгы өченме дип, шушы корбанны кабул ит, «Бисмилләһи, Аллаһу Әкбәр» дип, чалыныр. Аерым догалар юк.
Әгәр берәрсе нәзерен үти алмый үлеп китсә, аның варислары, яки туганнары моны үтәве хәерле, чөнки мәрхүмнең үтәлмәгән бурычы калмасын.
Кулыңда булмаган сарык белән, яки сарык сатып алырга хәлеңнән килмәсә, мал чалырга нәзер әйтү кирәкмәс, шуңа да әйтерегезне алдан чамалагыз. Аллаһы Тәгәлә алдында бурыч алмагыз.
Кеше нәзер әйткәндә ул әйткән әйбере (сарыгы) аның милкендә булырга тиеш.
Нәзер корбанын берәр көнгә бәйләсәң, әйтик, нәзер булсын шундый көнне дип әйтсәң, шул көнне чалырга тиешсең, көнен әйтмәсәң, аны теләсә кайсы көндә чалырга ярый.
Нәзер корбанының – үз, ваҗиб корбанының үз урыны. Корбан гаете көннәрендә нәзер корбанын чалырга рөхсәт ителә. Ләкин ваҗиб корбанын аерым чалырга кирәк. Берьюлы ике сарык сатып аласың икән – рәхим ит. Юк икән, башта ваҗиб корбанын чалдыр, аннан соң нәзереңне үтә.
Вәҗиб — эшләнүе мәҗбүри, шиксез үтәлергә тиешле, эшләнми калмаска тиешле эш, бурыч. Ваҗиб мәҗбүри үтәлергә тиешле эш. Русча айтсан - действие, обязательное к исполнению.
Тирене сатып, акчасын нәзер әйткәнчә тоту дөрес булыр.
Без барысын да шәригать кушканча чиста, ачык итеп эшлибез, моҗтажларга таратабыз, юксылларга ашатабыз.
Белешмәләр өчен телефоннар: +79274021970 ;
+79047609950 ;
Корбанлык( корбан, курбан, жертвенное мясо, корбан ите, курбанлык, qurban, kurban), шулай ук гакыйка (акика, акыка, акыйка , гакыйкә, akika, aqiqa ), нәзер ( назер , назыр , нэзер, назр, nazr) итеннән өлеш «Ярдәм» мәчетендә кабул ителә.