Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Безнең хакта:

«Ярдәм» мәчете


2013 елның 19 июлендә Казанда Россиядә һәм Якын көнчыгышта тиңе булмаган “Ярдәм” мәчете ачылды. Ул бөтен бер үзәкне хәтерләтә: гыйбадәт кылу залы, чит калалардан килүчеләр өчен тулай торагы, ашханәсе, компьютер класслары, китапханәсе, мини типографиясе бар. Бүлмәләрендә инвалидларга уңайлы булсын өчен шартлар тудырылган: пандуслар, төрле дәрәҗәдәге тоткалар куелган, махсус йорт җиһазлары белән җиһазландырылган.

Биредә мөмкинлекләре чикле булган, физик һәм рухи тернәкләндерүгә мохтаҗ кешеләр Луи Брайль системасында укырга һәм язарга, компьютерда, төрле һөнәрләргә, җирле шартларга яраклашып йөрергә өйрәнәләр.

Мәчет әһелләре күзләре буенча инвалидлар уңышлы белем алсын һәм аларның барлык чыгымнарын каплау өчен тиешле шартлар тудырырга тырыша: юл хакларын, яшәүне, ашау-эчүне түли, курсларга килүчеләрне әдәбият һәм бүләкләр белән тәэмин итә.

Моннан тыш, биредә Луи Брайль системасында мөселман китаплары нәшер ителә. Мондый китаплар меңәрләп бастырылып чыгарылды инде.

Күрмәүче инвалидларны тернәкләндерү эшеннән тыш, мәчет хезмәткәрләре башка мөһим социаль юнәлешләр буенча да киң эш алып бара.

Мәсәлән, мәчеттә атнасына ике тапкыр даими рәвештә БЦП диагнозы (балалар церебраль параличы) куелган балалар белән дәресләр алып барыла. Һәр дәрестә алар белән табиблар эшли, балалар ислам нигезләре буенча курслар тыңлый, биредә аларга ислам баганалары хакында сөйлиләр, намазга өйрәтәләр, дин буенча кирәкле белемне бирәләр, аннары балалар мәчет каршындагы кырда футбол уйныйлар.

Шулай ук монда начар ишетүчеләр белән дә эшлиләр. Аерым алганда, аларга хәрәкәт телендәге мөселман атамалары буенча өйрәтү алымы кулланыла. Алар психологик тернәкләндерү уза, консультация ала.

Начар ишетүчеләр исламны “Ярдәм” мәчетенең танылган белгече, уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә Гыйльметдинова тарафыннан эшләнгән методика буенча өйрәнәләр. 2007 елда Мәликә ханым хәрәкәт теле курсларында белем алды һәм ишетмәүчеләр өчен, танылган татар илаһият белгечләренең китаплары нигезендә, “Ислам нигезләре” курсын укыту өчен махсус методика булдырды.

Мәчет мәгариф эшенә дә зур әһәмият бирә. Шуңа күрә биредә ислам нигезләрен өйрәнү буенча якшәмбе курслары оештырылган. Бу курслар кысаларында, ир һәм хатын-кызларның, балаларның төркемнәре барлыкка килде.

Якшәмбе курсларына йөрүчеләрне ислам нигезләренә, гарәп теленә һәм хаттатка – каллиграфиягә өйрәтәләр. Мәчет каршындагы махсус үзәктә Коръән өйрәнергә теләге булганнарга Изге мөселман китабы белгечләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.

“Ярдәм” мәчетендә шулай ук Изге Коръән китабын яттан өйрәнергә теләге булганнар өчен курслар оештырылды. Алар уку елы дәвамында узачак. Әлеге курсларда Коръән буенча белем бирергә рөхсәте, ягъни «Иҗазы” булган белгеч укыта.

Мәчеттә бу максатлар өчен киләчәктә Коръән-хафизлар булачак кешеләргә махсус бүлмә әзерләнде. Аларны әзерләү, шул исәптән, Россия Ислам университетындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә кергәндә дә ярдәм итәчәк.

Мәчеттә балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Аерым алганда, быелның августында “Яшь мөслимә” дигән курслар ачылды. Бу проект 10-15 яшьлек яшүсмерләргә исәпләнә. “Яшь мөслимә” курслары кысасында махсус вәгазьләр, әхлак темасына лекцияләр, гарәп теле һәм каллиграфия, мөселман илләренә багышланган дәресләр, кул эшләре һәм кына белән рәсем ясау буенча мастер класслар, мөселманнар дөньясында күренекле кешеләр белән “түгәрәк өстәл”ләр үткәрелә.

Мәчеттә шулай ук мөселман хатын-кызларының эшлекле клубы эшли. Аның төп максаты актив мөслимәләрне социаль хезмәткә тарту, шулай ук аларның мәсьәләләрен хәл кылуда тәҗрибә уртаклашудан һәм үзара ярдәмләшүдән гыйбарәт.

Бу проектлардан тыш, мәчет хезмәткәрләре мохтаҗларга адреслы ярдәм итү белән дә шөгыльләнә. Мәчет каршында эшләүче “Икрам” социаль үзәгендә бүген Татарстандагы 100дән артык гаилә исәптә тора. Асылда, болар - күпбалалы гаиләләр, ялгыз аналар, үзләре генә яшәүче картлар һәм инвалидлар.

Мәчет мәхәлләсе халкы үзе генә социаль хезмәт эше белән шөгыльләнеп калмыйча, бәлки социаль хезмәтнең барлык Татарстан мөселманнары арасында популяр булуына ирешү өчен омтыла. Моның өчен мәчеттә күп кенә мәгълүмати һәм яңалык чыганаклары ачылды. Алар аша социаль эш, аның мөһимлеге һәм үзенчәлеге актив рәвештә дәгъват кылына.

«Ярдәм» мәчете
Рассказать друзьям
Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды