Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Безнең хакта:

Мәчетнең тарихы


2013 елның 19 июлендә күрмәүчеләр белән эшләүче Тернәкләндерү үзәге булган “Ярдәм” мәчете ачылды. Тик “Ярдәм” мәчетенә хәтле бу үзәк 6 ел буена Казанның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә эшләде. “Сөләйман” мәчетенең имамы, хәзер исә “Ярдәм” мәчете имамы, социаль проектлар буенча Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов.

2002 елда Илдар Баязитов “Сөләйман” мәчетенең имамы итеп сайланды. Ул чагында биредә төрле социаль юнәлешләр буенча эш башланды. Мәчет хезмәткәрләре саңгыраулар өчен курс ачтылар, биредә Коръән өйрәнү үзәге, “Инфо ислам” газетасы һәм мәгълүмат порталы, “Икрам” социаль ярдәм үзәге һәм башкалар эшли башлады.

2007 елда мәчеттә күрмәүчеләр белән шөгыльләнәнергә керештеләр. Бу юнәлештәге эш исламны өйрәнергә зур теләге булган күрмәүче Венера апаның үтенече буенча башланды. Нәтиҗәдә, соңгы 6 елда “Сөләйман” мәчетендә 3 юнәлештә: тернәкләндерү курслары, күрмәүчеләр өчен китаплар нәшер итү һәм халыкның социаль яктан якланмаган өлешенә ярдәм күрсәтү буенча эш алып барылды. Бу гамәлне үтәү өчен күрмәүче инвалидларны Укыту-тернәкләндерү үзәге, Күрмәүчеләрнең “Нур” нәшрияты һәм “Икрам” социаль ярдәм үзәге төзелде.

“Сөләйман” мәчете каршындагы күрмәүче инвалидларны Укыту-тернәкләндерү үзәгендә 6 ел белем алу чорында төрле җирләрдән – Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Удмуртия, Мари Иле җөмһүриятләреннән, Түбән Новгород, Самара, Ульян, Төмән, Ставрополье һәм башка өлкәләрдән 700 гә якын кеше укып чыкты. Моннан тыш, соңгы 6 ел эчендә Тернәкләндерү үзәге каршында эшләүче нәшриятта Луи Брайль системасы буенча (күрмәүчеләрнең бармак белән укуы өчен махсус система) меңәрләгән китап бастырылды.

2008 елда Россиядә ирекле эш кылучы иҗтимагый оешмалар арасында үткәрелгән бәйгедә җиңеп чыккан “Сөләйман” мәчете дини оешмалардан бердәнбер иде. “Сөләйман” мәчете бу бүләкне алучы тәүге мөселман оешмасы булды. Күрмәүчеләр белән эшләүдән тыш, мәчет хезмәткәрләре саңгыраулар, ятимнәр, күпбалалы гаиләләр, ялгыз аналар, пенсионерларга һәм халыкның башка социаль яктан якланмаган төркемнәренә булышты.

2008 елда “Сөләйман” мәчетенә Казан мэры Илсур Метшин килеп китте. Ул мәчеттә алып барылган зур социаль эш белән танышты һәм тернәкләндерү үзәгенә яңа бина төзергә кирәк дигән карар кабул итте. Шул рәвешле Коләхмәтев һәм Серов урамнары чатында яңа мәчете һәм тернәкләндерү үзәге булган “Ярдәм”не төзү карары кабул ителде.

Күрмәүче инвалидларның курслары “Сөләйман” мәчете мәхәлләсе төзегән “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла. Әлеге фонд күрмәүче инвалидларны уңышлы рәвештә укытуга уңайлы шартлар тудыру һәм аларның чыгымнарын каплау өчен омтыла. Фонд курсларга килүчеләрнең юл чыгымнарын түли, яшәү, ашау-эчү, әдәбият һәм бүләкләр белән тәэмин итә.

Быелның 19 июлендә ачылган һәм Россиядә, якын чит илләрдә тиңе булмаган “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге бербөтен комплексны тәшкил итә. Аның гыйбадәт кылу залы булган мәчете, читтән килеп укучылар өчен тулай торагы, ашханәсе, компьютер класслары, китапханәсе, мини типографиясе бар. Бүлмәләрдә зәгыйфь кешеләр яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган (пандуслар, төрле дәрәҗәдәге ишек тоткалары, махсус җиһазлар һәм башкалар). Иң мөһиме шул: бу үзәк зурайды һәм күп санлы күрмәүчеләргә укырга мөмкинлек барлыкка китерде. Биредә физик һәм рухи тернәкләнүгә мохтаҗ, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Луи Брайль системасында укырга һәм язарга, компьютерга, төрле һөнәрләргә, җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнә ала.

Фотоотчеты:

Мәчетнең тарихы
Рассказать друзьям
Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды