Бу чарада «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды вәкиле, Апас район үзәге авылындагы «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәге директоры Айназ хәзрәт Сөләйманов та катнашты.
Дини эшлеклеләрнең катнашуы дини оешмалар белән иганә структуралары арасындагы хезмәттәшлекнең социаль хезмәт күрсәтү эшендәге әһәмиятен ассызыклый.