Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Йола һәм гореф-гадәтләр:

Җеназа намазы


Җеназа намазы (гарәпчә صلاة الجنازة) — Ислам динендә намазның бер төре, вафат булган мөселман өчен, аны күмер алдыннан, укыла торган намаз. Ләкин җирләнгән мәет өчен дә (һәм кабаттан да) укырга ярый. Берничә мөселман өчен дә укылырга мөмкин. Намаз аерым да, җәмәгать белән дә укыла, ләкин җәмәгать белән уку - сөннәт буенча. Әлеге намазны мәчеттә түгел, ә махсус урында уку хупланыла.

Үлгән мөселман өстеннән җеназа намазы уку - фарыз кифая булып тора, ягъни мөселманнарның бер төркеме бу намазны үтәсә, башкалар өстеннән бу бурыч төшә, әгәр беркем дә үтәмәсә, барысы өчен дә гөнаһ була.

Бу намазны уку укыган кеше өчен бик саваплы гамәл санала.

Җеназа намазын үтәү үлгән кеше өчен дә файдалы. Мөслим җыентыгындагы хәдисләрдә әйтелгәнчә, әгәр җәмәгатьтәге кешеләр саны 40 яки 100 булса, аларның үлгән кеше өчен үтенчеләре кабул булачак. Ә Ибне Мәҗәһ җыентыгында китерелгән хәдистә кешеләр саны 100 булса, үлгән кеше кичереләчәк. Шулай ук Әбу Давыд, әт-Тирмизи җыентыкларындагы хәдистә, җәмәгать 3 рәтле булса, мәрхүм җәннәткә эләгәчәк диелә. Казый Ияд аңлатуынча, хәдисләрдәге кешеләр санының төрлечә әйтелүе сәбәбе - ул Пәйгамбәргә (саләллаһу галәйһи уә сәләм) төрле очракта төрле зурлыктагы җәмәгать турында сорау бирүдә.

Намаз укучыларга, аларның үлгән кеше өчен догалары кабул булсын өчен, таләпләр:

  • аларның мөселман булуы,
  • догаларының ихлас (чын күңелдән) булуы.

Җеназа намазының үзенчәлекләре

Җеназа намазында, башка намазларадан аермалы буларак, рөкүгъ һәм сәҗдәләр юк. Намазда дүрт тапкыр тәкбир әйтелә. Беренче тәкбирдән соң әл-фатиха сүрәсе укыла, икенчесеннән соң - пәйгамбәр(с.г.ү.) өчен дога, өченчесеннән соң - мәет өчен дога, дүртенчесеннән соң - әкрен тавыш белән сәләм бирелә (шулай ук сәләмгә хәтле мәет өчен дога уку да ярый).

Бу намаз мәет артында кыйблага юнәлгән хәлдә укыла. Әгәр мәет ир кеше булса, имам мәетнең башы каршысына, әгәр хатын-кыз булса, гәүдә уртасы каршына баса. Җәмәгатьнең өч рәттән торуы хупланыла.

Әгәр җәмәгать ике кешедән генә торса, имамга оючы имам артына баса.

Намаз укучылар янында булмаган мәет турында

Бохари һәм Мөслим җыентыкларында Әбу Хөрәйрәдән тапшырылган хәдистә Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи үә сәләм) Хәбәшстанда вафат булган ул илнең патшасы - Нәҗәшә өчен җеназа намазы укуы әйтелә.

Имам әш-Шәфигый һәм имам Әхмәд теләсә кайсы мөселман өчен, аның гаүдәсе еракта булса да, җеназа намазы башкарырга ярый дигәннәр. Имам Әбү Хәнифә болай Пәйгамбәр генә эшли алган дигәннәр. Ә Ибн Тәймия фикере буенча, әгәр дә мөселман аның өчен беркем дә җеназа намазы үти алмаган җирдә үлсә, җеназа намазын, мәет еракта булса да, үтәргә кирәк.

Фотоотчетлар:


Яңалыклар:
Не найдено материалов, доступных для просмотра

Архив

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды