Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Шулай ук:

Спорт


Казанның «Ярдәм» мәчете шәһәр мөселманнары арасында спорт чараларын үткәрү урыны һәм спорт үзәге булып тора. Мәчет каршында мөселманнар һәм мөмкинлеге чикләнгән кешеләр арасында уеннар үткәрү өчен махсуслаштырылган футбол кыры бар.

«Ярдәм» мәчете каршында футбол буенча уеннар һәм җиңел атлетика ярышлары булып уза. Атнага ике тапкыр Казан каласының ДЦП җәмгыяте вәкилләре футбол уеннары үткәрә. Спорт эшләре күрмәүчеләрнең “Ярдәм” үзәге директоры урынбасары Рафаэль Мифтахов тарафыннан оештырыла.

Физик культура һәм спортның абруен күтәрүнең максаты яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә күбрәк тартудан, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүдән тора.

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, мәчетләр җәмгыятькә социаль яктан файдалы булырга тиеш. Ул халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең бер изге юнәлеше булып тора.

Фотоотчетлар:


Яңалыклар:

21.02.2014
Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәген һәм "Ярдәм” мәчетен карау нияте белән Татарстанның самбо федерациясе вице президенты, халыкара классы спорт остасы Рәфыйк Әхмәд улы Мәдъяров килеп китте.

07.02.2014
Казандагы "Ярдәм” мәчетенә динебезне өйрәнү максаты белән килүчеләр арасында шушы көннәрдә шашка буенча ярышлар булып узды. Анда Дагыстаннан килгән Габдрәшит Шәехов үзенең якташын – Мөхәммәд Ярбиловны икенче урында калдырып, җиңүче булды. Таһир Гыйльмуллинга исә өченче урын белән генә канәгатьләнерг...

09.01.2014
25 сентябрьдә, Казанның "Ярдәм” мәчете футбол кырында мөселман яшьләре арасында үткәрелгән ярышларга нокта куелды.

08.01.2014
Бүген Юдино бистәсендә инвалидлар арасында өстәл теннисы, шашка һәм армрестлинг буенча Казан беренчелегенә спартакиада ярышлары булып узды. Аны Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты һәм "Ярдәм” мәчете оештырды.

08.01.2014
Казанда мөселман яшьләре арасында шашка буенча турнир үткәрелде. Турнирда Казанның "Солтан”, "Хөзәйфә”, "Гадел”, "Нурулла”, "Сөләйман”, "Ал мәчет”, "Борнай” мәчетләренә йөрүчеләр, шулай ук Россия ислам институты, "Ак өмет” мөселман пансионаты, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә шәк...

08.01.2014
Бүген Күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге булган "Ярдәм”гә укырга килгән шәкертләр арасында кул көрәштерү чарасы үткәрелде.

08.01.2014
Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчетендә күрмәүче ир затлары арасында шашка буенча ярышлар булып узды. Анда аеруча Башкортстан һәм Чечнядан килгән кардәшләребез активлык күрсәтте.

08.01.2014
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Ярдәм" мәчетендә җиңел атлетика буенча мөселман яшьләре арасында ярышлар уздырды.

Архив

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды