Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм"дә шашка турниры узды

Мечеть Ярдэм / Спорт / "Ярдәм"дә шашка турниры узды

"Ярдәм"дә шашка турниры узды. Спорт Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчетендә күрмәүче ир затлары арасында шашка буенча ярышлар булып узды. Анда аеруча Башкортстан һәм Чечнядан килгән кардәшләребез активлык күрсәтте.

Әлеге бәйгедә барлык көндәшләрен дә отып, Өфе каласыннан Казанга дини белем алырга килгән Мөхәммәтулла Вәлиев җиңү яулады. Ә чечен вәкиле Хәсән Дасеевка икенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Өченчедә шулай ук Башкортстан вәкиле – Илфир Янбухтин.

"Шашка уены бездә, Башкортстанда, шактый алга киткән. Минем анда бер дустым бар. Ул – шашка буенча ике тапкыр Башкортстан чемпионы Зиннур Ишмаков. Мин аны элек уеннарга да озатып йөрдем. Аннары без аның белән уеннарның ничек үткәнен тикшерә, анализ ясый идек. Әле безнең тагын шашка буенча 6 тапкыр дөнья чемпионы Таңкужева дигән кызыбыз да бар”,-дип горурлану катыш елмайды күзләре буенча инвалид Мөхәммәтулла Вәлиев.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды