“Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре начар ишетүчеләргә дә булыша. Аерым алганда, алар өчен биредә начар ишетүчеләр файдалана торган хәрәкәтләр ярдәмендә мөселман атамаларын өйрәтү курслары оештырыла. Алар шулай ук психологик тернәкләндерү үтәләр, киңәш алалар.
Моннан тыш, күрмәүчеләр исламны ишетмәүчеләр һәм күрмәүчеләрне өйрәтү буенча танылган белгеч, “Ярдәм” мәчетенең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә Гыйльметдинова тарафыннан эшләнгән методика нигезендә динне өйрәнәләр. 2007 елда Мәликә ханым хәрәкәтләр телен өйрәнү курслары узды һәм күренекле татар илаһият белгечләре китаплары нигезендә ишетмәүчеләр өчен “Ислам нигезләре” (“Основы ислама”) дигән махсус укыту курслары булдырды.
Фотоотчетлар: