Россиядә якынча 10 процент колагы начар ишетүче кеше яши. Шулай да чукраклар арасындагы никах сирәк һәм күренекле вакыйга булып санала. Аларның әти-әнисенә һәм туганнарына улларын өйләндерү яки кызларын кияүгә бирү чынлап торып могҗизага тиң! Шушы көннәрдә “Ярдәм” мәчетендә ике саңгырау мөселманга никах укылды. Моның өчен әлге гыйбадәтханәгә махсус тәрҗемәче чакырылды. Ул яшь парларга һәм аларның туганнарына кул хәрәкәтләре аша имамның сүзләрен ирештерде. Бу парлар шулай ук куллары ярдәмендә “Ләә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәдер-рәсүлуллаһ” дигән шәһадәт кәлимәләрен белдерделәр. Алар: “Мин кияүгә үз теләгем белән чыктым” һәм “Мин кияүгә алдым” сүзләрен дә бармаклары ярдәмендә әйттеләр. Гадел һәм Мәдинәгә бер-берсенең һәм үз балаларының шатлыклы авзларын ишетү насыйп булмаган икән. Шуңа да карамастан, аларның күңеле чиста һәм алар Аллаһка табыну йортында – мәчеттә гаилә төзергә уйлаганнар. Яшь парларның бәхетле йөзеннән аларның бу күренекле вакыйгага искитмәле шат булуларын укып була иде. Бу никах ишетмәүче инвалидларга бер яклы гына карарга ярамавын аңлатучы мисалдыр. Чын хакыйкый мәхәббәткә сүзләр дә кирәк түгел икән. Ник дигәндә, Гадел белән Мәдинә бер-берсен йөрәкләре аша тоялар һәм ишетәләр.