Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Уку курслары:

Яшь мөслимә курсы


Проектның максаты: мөселман мәхәлләсенең яшь вәкилләрен таныштыру һәм берләштерү; балаларны ислам дине белән таныштыру, исламга мәхәббәт уяту; яшь мөслимәләргә әхлак тәрбиясе бирү; җәмгыятькә актив, файдалы гражданнар тәрбияләү.

Проектны булдыру фикере: яшь мөселманнарның әхлакый дәрәҗәсе түбән булу; яшь мөслимәләрнең иптәшләре белән аз аралашуы.

Дәрес үткәрү рәвеше: әңгәмә, психологик уен, тренинг, мастер-класс, дәрес, лекция, түгәрәк өстәл, экскурсия, конкурс һәм башка шундыйлар.

“Яшь мөслимә” клубы кысаларында:

  • әхлак темасына махсус вәгазьләр, лекцияләр,
  • гарәп теле дәресләре һәм хаттатлар,
  • сөйләм теле дәрәҗәсе, мөселман илләренә багышланган (аларның тарихы, архитектурасы, мәдәнияты, кухнясы) илләр фәне буенча буенча дәресләр,
  • мөселманнар дөньясында танылган кунаклар катнашында “Түгәрәк өстәл”ләр,
  • кул эше (төсле сәдәфләрне үрү, тегү, бәйләү) һәм мәхәнди (кына белән рәсем ясау) буенча мастер-класслар һәм шуңа охшаш эшләр уздырыла.

Курсларның өлкән мөгаллимәсе – Фатима Ирек кызы Шәйдуллина.

Әлеге проект 12-16 яшьлекләргә исәпләнгән. Һәр атнаның чәршәмбесендә 17:00 сәгатьтә “Ярдәм” мәчетендә (Серов урамы, 4а) уздырыла. Тагын да тәфсиллерәк мәгълүматны 8987 412 99 61 телефоны аша алырга мөмкин.

Фотоотчетлар:


Яңалыклар:

09.01.2014
"Ярдәм" мәчетендә эшләгән "Яшь мөслимә" курсында укучы кызлар арасында шашка турниры узды. Турнир сәләмәт яшәү рәвешен пропагандалау, шашка уенын җәелдерү өчен үткәрелде.

Архив

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды