Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Шулай ук:

Хатын-кызлар клубы


Казандагы “Ярдәм” мәчете каршында хатын-кыз мөслимәләрнең беренче эшлекле клубы барлыкка килде. Аны ТҖ МДН оештырды. Клубның максаты актив мөслимәләрне социаль хезмәткә җәлеп итүдән гыйбарәт.

Клуб эшендә катнашучы мөслимәләрнең контингенты төрлечә. Алар арасында студентлар да, Тереза Камалова, Гүзәл Мөхәммәтҗанова һәм башкалар кебек бизнес ледилар да бар. Клуб президиумы эшендә һәрвакытта Татарстан мөфтие хатыны Латифа Сәмигуллина катнаша. Хатын-кызларның эшлекле клубы җитәкчесе итеп мөселманнарның “Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова билгеләнде.

Бу клуб нигә кирәк соң? “Ул мөселманнар инфраструктурасы дәрәҗәсен күтәрү, киңәш-табыш итү, кадрлар мәсьәләсен хәл кылу, тәҗрибә уртаклашу һәм үзара аралашу өчен кирәк”,-дип җавап бирде бу сорауга чараларны оештыручылар. Аларның фикеренчә, клуб хәзерге вакытта мохтаҗларга матди яктан гына түгел, рухи кыйммәтләр ягыннан да булышуны күз уңында тота.

Хатын-кызлар клубы җыелышы һәрчак Коръән укып башлана, аннары алар үзләрен дулкынландырган мәсьәләләрне тикшерергә керешә.

Мәсәлән, мөслимә эшлекле хатын-кызлар клубының темалары: “Мөслимә хатын-кыз һәм бизнес”. Монда эшкуарлык мәсьәләләре тикшерелде. Эшкуар хатын-кызлар эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, бизнес өчен файдалы телефоннар, контактлар алышты, алар бизнес алып баруның һәм эшкә урнашуның мөһим мәсьәләләрен тикшерде.

Яки мәсәлән, “Мөслимәнең эше” темасы вакытында, төрле карашлардан чыгып, мөслимәнең шөгыле тикшерелде, эшләгән кешеләр аларга киңәш бирде. Танылган дизайнерлар клубка килеп, эшлекле стильдә ничек итеп матур киенергә мөмкин икәнлеген күрсәтте, баш киемнәре бәйләү өчен мастер-класслар оештырылды.

“Мөслимәнең сәламәтлеге” дигән темада исә танылган табиблар, медицина фәннәре кандидатлары чыгыш ясады. Алар тарафыннан хәзерге заманда әйләнә-тирәнең югары дәрәҗәдә пычрануы һәм агрессив сәнәгатьнеж тәэсирендә ничек итеп мөслимәнең сәламәтлеген саклау, шулай ук туклану ризыклары әзерләү мәсьәләләре каралды.

Шунысы куандыра: кечкенә балалары булган клуб эшендә катнашучыларга җайлы вә уңайлы булсын өчен махсус кечкенә балалар бакчасы барлыкка китерелде, анда аналар җыелыш вакытында үз сабыйларын эш тәҗрибәсе булган педагоглар белән калдырырга мөмкиннәр.

Хатын-кызларның эшлекле клубы җыены, гадәттә, чәй эчү белән тәмамлана. Аның барышында клуб эшендә катнашучылар киләсе җыенның темасын ачыклыйлар.

Фотоотчетлар:


Яңалыклар:

07.12.2016
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, "Татар-информ" агентлыгы шагыйрә, җырлар авторы, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә проектлар кураторы Лилия Сәлахетдинова белән әңгәмә оештырды.

04.11.2015
“Кешеләрнең иң яхшысы – халыкка файдалырак булганы” (хәдис).

04.03.2015
2015 елның 3 мартында Казан шәһәре “Ярдәм” мәчетендә “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасы утырышы уздырылды. Җыелышта Казан шәһәре мөселман хатын-кызлары, дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

18.09.2014
Дәресләр атнаның һәр җомгасында уздырыла. Укулар җомга намазына кадәр үткәрелә.

24.07.2014
Казандагы “Ярдәм” мәчетендә Гасырлар абыстае Рәшидә ханым Исхакый кунакта булды. Ахшам намазы алдыннан ул хатын-кызларның намаз бүлмәсендә намаз укуның хикмәтләре, ураза тотуның адәм баласы сәламәтлегенә нигез булып торуын дәлилләде. Кадер кичәсенең олуглыгы хакында сөйләде. Коръәнгә төшенүнең серлә...

11.07.2014
Хатын-кызларның Бөтенроссия “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Мөслимә” газетасы баш мөхәррире Әлмира Лотфулла кызы Әдиатуллина ислам мәдәнияте үсешенә керткән хезмәтләре вә татар халкы көнкүрешен саклауда озак еллар хезмәт кылуы өчен “Ярдәм” хәйрия фондының “Мәрхәмәтле йөрәк өчен” ордены белән...

05.06.2014
4 июньдә «Казан» милли мәдәни үзәгенә республикабызның төрле районнарыннан 300дән артык мөслимә корылтайга җыелды. Алар арасында Башкортстан, Мордовия һәм башка төбәкләрдән килгәннәр дә бар иде. Корылтайда дәүләт органнары, дини һәм төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре, махсус чакырылган кунаклар һәм ...

03.06.2014
“Ярдәм” мәчетендә Мөселман хатын-кызлар клубының чираттагы җыелышы үткәрелде. Бу очрашуның темасы мондый: “Эндокрин системасы авыруларын профилактикалау”.

16.05.2014
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында “Сөембикә” (“Азат хатын”) журналының чыга башлавына 100 ел тулу уңаеннан, бәйрәм кичәсе үткәрелә.

12.03.2014
Казанда Россия мөселман хатын-кызларының "Мөслимә" оешмасы төзелде. 12 мартта Казанның "Ярдәм" мәчетендә узган "Мөслимә" Татарстан хатын-кызлары оешмасы корылтаенда катнашкан 108 делегат шундый карар кабул итте. Оешма рәисе итеп Әлмирә Әдиатуллина, рәистәш итеп "Ярдәм" тернәкләнерү үзәге җитәкчесе М...

1-10 11-13 Архив

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды