Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Шулай ук:

Хатын-кызлар клубы


Казандагы “Ярдәм” мәчете каршында хатын-кыз мөслимәләрнең беренче эшлекле клубы барлыкка килде. Аны ТҖ МДН оештырды. Клубның максаты актив мөслимәләрне социаль хезмәткә җәлеп итүдән гыйбарәт.

Клуб эшендә катнашучы мөслимәләрнең контингенты төрлечә. Алар арасында студентлар да, Тереза Камалова, Гүзәл Мөхәммәтҗанова һәм башкалар кебек бизнес ледилар да бар. Клуб президиумы эшендә һәрвакытта Татарстан мөфтие хатыны Латифа Сәмигуллина катнаша. Хатын-кызларның эшлекле клубы җитәкчесе итеп мөселманнарның “Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова билгеләнде.

Бу клуб нигә кирәк соң? “Ул мөселманнар инфраструктурасы дәрәҗәсен күтәрү, киңәш-табыш итү, кадрлар мәсьәләсен хәл кылу, тәҗрибә уртаклашу һәм үзара аралашу өчен кирәк”,-дип җавап бирде бу сорауга чараларны оештыручылар. Аларның фикеренчә, клуб хәзерге вакытта мохтаҗларга матди яктан гына түгел, рухи кыйммәтләр ягыннан да булышуны күз уңында тота.

Хатын-кызлар клубы җыелышы һәрчак Коръән укып башлана, аннары алар үзләрен дулкынландырган мәсьәләләрне тикшерергә керешә.

Мәсәлән, мөслимә эшлекле хатын-кызлар клубының темалары: “Мөслимә хатын-кыз һәм бизнес”. Монда эшкуарлык мәсьәләләре тикшерелде. Эшкуар хатын-кызлар эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, бизнес өчен файдалы телефоннар, контактлар алышты, алар бизнес алып баруның һәм эшкә урнашуның мөһим мәсьәләләрен тикшерде.

Яки мәсәлән, “Мөслимәнең эше” темасы вакытында, төрле карашлардан чыгып, мөслимәнең шөгыле тикшерелде, эшләгән кешеләр аларга киңәш бирде. Танылган дизайнерлар клубка килеп, эшлекле стильдә ничек итеп матур киенергә мөмкин икәнлеген күрсәтте, баш киемнәре бәйләү өчен мастер-класслар оештырылды.

“Мөслимәнең сәламәтлеге” дигән темада исә танылган табиблар, медицина фәннәре кандидатлары чыгыш ясады. Алар тарафыннан хәзерге заманда әйләнә-тирәнең югары дәрәҗәдә пычрануы һәм агрессив сәнәгатьнеж тәэсирендә ничек итеп мөслимәнең сәламәтлеген саклау, шулай ук туклану ризыклары әзерләү мәсьәләләре каралды.

Шунысы куандыра: кечкенә балалары булган клуб эшендә катнашучыларга җайлы вә уңайлы булсын өчен махсус кечкенә балалар бакчасы барлыкка китерелде, анда аналар җыелыш вакытында үз сабыйларын эш тәҗрибәсе булган педагоглар белән калдырырга мөмкиннәр.

Хатын-кызларның эшлекле клубы җыены, гадәттә, чәй эчү белән тәмамлана. Аның барышында клуб эшендә катнашучылар киләсе җыенның темасын ачыклыйлар.

Фотоотчетлар:


Яңалыклар:

11.03.2014
Иртәгә, ягъни 12 мартта, Казандагы "Ярдәм” мәчетендә Татарстан хатын-кызларының "Мөслимә” иҗтимагый оешмасы корылтае булып узачак. Әлеге чара 10 сәгатьтә Серов урамындагы 4а йортында "Ярдәм” мәчете бинасында үтәчәк.

08.03.2014
19 гасырның ахыры — 20 гасырның башы — татар мәгърифәтчелегенең үсеш чоры. Җәдиди мәктәпләр ачыла, хатын-кызларга да гыйлем алу мөмкинчелеге туа.

09.01.2014
Бүген Казандагы "Ярдәм” мәчетенә Алексеевск районыннан Рәшит Җәләлетдинов җитәкчелегендә 27 мөслимә килде. Аларны гыйбадәтханә имамнары, "Ярдәм” мәчете әһелләре каршы алды.

1-10 11-13 Архив

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды