Бүген Казандагы "Ярдәм” мәчетенә Алексеевск районыннан Рәшит Җәләлетдинов җитәкчелегендә 27 мөслимә килде. Аларны гыйбадәтханә имамнары, "Ярдәм” мәчете әһелләре каршы алды.
Рәшит хәзрәтнең әйтүенчә, Алексеевск абыстайларының максаты "Ярдәм” мәчетен караудан, аның хезмәткәрләре эшчәнлеге белән танышудан гыйбарәт.
Бу иман йортының икенче имам-хатибы Раил хәзрәт Әхмәтев Алексеевск мөслимәләренә ирләр фарыз залының күрмәүче мөселманнарга намаз уку өчен яраклаштырылган, хәтта җайлаштырылган булуын бәян кылды. Раил хәзрәт Алексеевск вәкилләренә мәчетнең башка күренекле урыннарын да – күрмәүчеләрнең китапханәсен, тренажер залын да күрсәтеп йөрде.
Билгеле булганча, «Ярдәм» мәчете быелның 19 июлендә Казанның Серов урамындагы 4а йортында ачылды. Шул вакыттан бирле генә дә биредә 200дән артык күрмәүче укып чыкты.