“Бәрәкәт” ансамбле – иҗади музыкаль төркем. Ул Идел Болгарстаны һәм Казан ханлыгына караган традицион татар җырларын башкара. Бу төркем узып баручы 2013 елда танылган фольклорчы Геннадий Михайлович Макаров тарафыннан оештырылды.
Ансамбльнең бай репертуары бар. Татар җырларыннан тыш, биредә гарәп, төрек, әзербайҗан традицион көйләре башкарыла.
Ансамбльнең төп репертуары, әлбәттә, традицион татар көйләренә – мөнәҗәтләргә, бәетләргә, нәшидләргә багышлана.
Күрмәүчеләрнең “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә бу төркем үзенең тыңлаучыларын тапты. Ансамбль мәчет кунакларын мәҗлесләрдә һәм бәйрәмнәрдә куандыра.
Фотоотчетлар: