Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Бәрәкәт" ансамбле Балтачта балалар сабантуенда катнашачак

Мечеть Ярдэм / Бәрәкәт төркеме / "Бәрәкәт" ансамбле Балтачта балалар сабантуенда катнашачак

"Бәрәкәт" ансамбле Балтачта балалар сабантуенда катнашачак. Бәрәкәт төркеме "Ярдәм" мәчетенең "Бәрәкәт" ансамбле Балтачта балалар сабантуенда катнашачак.

3 августта Балтач районы мөхтәсибәте алтынчы мәртәбә республикакүләм балалар сабан туен уздыра. Балтачта мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Сабантуй Балтач районы Бөрбаш авылында быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Узган ел әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән җыелган 3 меңләп бала катнашкан иде.

Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренә караганда, сабантуйда быел балалар өчен 17 төрле уен оештыру каралган.

1997 нче елгылардан яшьрәкләр арасында дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла.

- 36 кг га кадәргеләр;

- 50 кг га кадәргеләр;

- 65 кг га кадәргеләр;

- 65 кг нан югарырак үлчәүдәгеләр.

Батыр калганнарга тизйөрешле велосипедлар, ә абсолют батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды