Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетенең «Бәрәкәт» төркеме «Татар моңы – 2013”нең дипломын алды

Мечеть Ярдэм / Бәрәкәт төркеме / «Ярдәм» мәчетенең «Бәрәкәт» төркеме «Татар моңы – 2013”нең дипломын алды

«Ярдәм» мәчетенең «Бәрәкәт» төркеме «Татар моңы – 2013”нең дипломын алды. Бәрәкәт төркеме Казан каласының "Ярдәм”мәченендәге "Бәрәкәт” төркеме яшь башкаручыларның "Татар моңы – 2013” Халыкара телевизион бәйгесендә диплом алуга иреште, дип хәбәр итте төркем җитәкчесе Алмаз Әсхәдуллин.

Яшь башкаручыларның "Татар моңы – 2013” Халыкара телевизион конкурсы гала-концерты пәнҗешәмбе көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булып узды.

Әлеге иҗади бәйге инде алтынчы тапкыр уздырыла һәм һәр ел саен анда катнашучыларның географиясе киңәя бара. Бу юлы сайлап алу турлары Оренбург, Самара һәм Ульян өлкәләре, шулай ук Новосибирск һәм Башкортстан татар җәмгыятьләре арасында барды. Фестивальдә барлыгы Россиянең 20 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Кытай һәм Төркиядән кешеләр катнашты. 1500 дәгъвачы арасыннан 47 башкаручы сайлап алынды һәм алар гала-концертта чыгыш ясады.

Анда татар эстрадасының танылган җырчылары Илһам Шакиров, Флера Сөләйманова, Мәсгуд Имашев һәм башкалар чыгыш ясады.

"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды