Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

КҮПЛӘРДӘН БЕРӘВЕ


КҮПЛӘРДӘН БЕРӘВЕ. Хатын-кызлар клубы 19 гасырның ахыры — 20 гасырның башы — татар мәгърифәтчелегенең үсеш чоры. Җәдиди мәктәпләр ачыла, хатын-кызларга да гыйлем алу мөмкинчелеге туа.


Татар мәгърифәтчеләре арасында Мөхлисә Бубый үзенең гаҗәеп авыр һәм якты тормышы белән аерылып тора. Ислам дөньясында ул бердәнбер татар хатыны-казый була. Халыкта аны «мулла-абыстай» дип йөртәләр. Ул ислам илаһиятен һәм шәригать законнарын бик яхшы белә. Мөхлисә Бубый шәхесе бүгенге көн яшь буынга аның үрнәгендә тәрбияләнсен өчен бик тә туры килә.


Уку-укытуның дәрәҗәсен үстерү, халыкны тәрбияләү, мәдәниятне үстерү өчен ул туганнары белән үзенең бик күп өлешен кертә. Алар өчен бик мөһим шарт: наданлыкны, артта калганлыкны бетерү була.
Мөхлисә Бубыйның тормыш юлы бик катлаулы юллар аша үтсә дә, аны көчле рухлы булуы сынуга юл куймый.


Бүгенге көндә дә татар мөселман хатын-кызлары арасында Мөхлисә Бубый варислары, шәкертләре бармы? Булса, кемнәр алар?

Болай күзгә ташланып торганнары бик сирәк, әмма карый башласаң, алар юк та түгел икән.


Мөхлисә Бубый варислары дигәч, иң беренче минем күз алдыма Әлмира апа Әдиатуллина килеп баса. Мин аны кечкенәдән телевизор экраннары аша күреп белә идем. КФУ га укырга кергәч, «Үткен каләм» темасына реферат язарга куштылар. Менә шунда танышып киттем Әлмира апа белән.


Әлмира Лотфулла кызы Әдиатуллина 1938 елның 8 июлендә җәйрәп торган җәй аенда, шушы табигатьнең гөрләп чәчәкләре, җиләкләре үскән чакта Башкортстан Республикасының Илеш районы Сәеткул авылында Саръяз елгасы буенда туган. Тәхәллүсе дә шуннан алынган: Әлмира Саръяз.

Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Без яшьләр өчен мондый өлкән кешеләр белән аралашу, аларның тормыш сәхифәләренә күз салу — тарихтан матур бер фильм карауга тиң. Алар үзләре дә үткәннән бүгенге көнгә кадәрле вакытларын тәфсилләп сөйләргә ярата.


— Ленин бабабыз әти-әниләребезне эшләргә өйрәткән. Без дә кушкан эшне җиренә җиткереп, булсын дип эшләдек. Алар безне эшкә намус белән карарга өйрәттеләр. Хәзер бит бер төрле әйтәләр, икенче төрле эшлиләр. Эшләр хәзер аумакайлык, вәхшилек, түбәнлеккә китте. Шуңа күрә, мин җаным — тәнемне биреп, милләтем, телем, динем, Татарстаным өчен өлге һәм үрнәк булсак иде, дип йөрим. Бу - балачактан кереп калган вөҗдан, — ди Әлмира апа.


Иҗат юлының башлану тарихы

— Сигезенче класска баргач, стена газетасы чыгарасым килә башлады. Шуннан стена газетасы чыгара башладым да, шуның мөхәррире булдым. Шатлана-шатлана яза идем. Беренче иҗат адымнарым Башкортстанның Дүртөйле районы Исмәгыйль авылындагы урта мәктәптә башланып китте. Аннан соң район газетасыннан кызыксына башладылар, язгаладым, әмма язып китә алмадым, чөнки укыйсы бар бит әле сигез, тугыз, унны. Комсомолга кердем. Тәртибем, укуым башкалардан яхшырак булсын әле дигән кызыксындыру булды безнең заманда. Без совет әдәбиятен укып үстек бит инде. Әмирхан Еники, Гариф Ахуновның повесте чыкты. Шуларны укып, минем Казанга барасым килә башлады. Әле нәрсә диген? Филология дигән сүзне белмичә, филология факультетына укырга керәм дигән уй мине биләп алды. 1957 елда Казанга килдем. Беренче, икенче елны да әле университетка алмадылар (сыерлар, атлар хәрәкәткә килә башлаган иде). Эшкә урнашырга булдым. Күзләрем тагын да начараеп китте.



Кинотасмага кермәкче булам, алмыйлар — төнлә эшләргә кирәк, кондуктор итеп тә алмыйлар. Ии, мин әйтәм, мин бит авыл баласы, йөкче булам, дим. Бардым да бер яшелчә базасына, йөк төяүче булып урнаштым. Яшелчәләрне ташыйм, шулай итеп, эшле булдым. Казанга килгән өченче елны "Рабфак"та укып, бөтен имтиханнарны да бишкә генә биреп, укырга кердем. Безнең шунда ачылды беренче журналистика бүлеге.


Эшләгән редакцияләре, анда башкарган вазыйфалары

— Язгалап йөрим «Социалистик Татарстан»га, үзем һаман йөкче булып эшлим. «Совет мәктәбе» журналыннан минем тырышып йөрүләремне күреп, Фатих Ибраһимов (шушы журналның баш мөхәррире), бу кыз килсен әле безгә дип, чакырып җибәргән. Очрашкач, әле эшкә алмыйм, сиңа чаклы гына университет бетергән кыз кереп чыкты, аны да алмадым, — ди. Мин әйтәм, ярый абый, рәхмәт, бик күңелле булды. Шулай дип чыгып киттем. Бу басып калды. «Карале, мин аны эшкә алмыйм дип әйттем, ә ул миңа елмаеп, рәхмәтләр әйтеп чыгып китте", - дип уйга калган. Берничә ай узгач, табып китерегез теге кызны, дип мине чакыртты. Шуннан мине тикшереп карадылар, җөмлә төзи беләмме һ.б. Мине техник мөхәррир итеп эшкә алдылар. Йөгереп кенә йөрдем цех, редакция араларын. Тырышып эшләвемне күргән «Азат хатын» журналы мөхәррире Асия Фәрит кызы Хәсәнова мине техник редактор итеп эшкә алды. Менә шулай кереп киттем чын журналистикага 1962 елда.

Булачак журналистларга киңәшләр

— Яшь журналистларга теләгем шул: мәктәп иншаларын «5» кә генә тапшыру, мәкаләләр язу, дикторлар кебек чибәр һәм матур тавышлы булу гына җитми шул әле. Журналист эзләнүчән, үткен, тәвәккәл, белемле, һәр яктан әзерлекле, һәр кеше белән уртак тел таба белә торган һәм үз милләтенә хезмәт итүе, аңа тугры булып калуы зарур. «Журналистны аяклары ашата» дигән гыйбарәне дә халык юкка гына әйтмәгәндер. Бу һөнәрне сайлаганнар икән, битараф булмасыннар. Битарафлык журналистика өчен бик начар нәрсә. Ә яшьләрдә ул, кызганыч, бик көчле. Мин яшьләрне начар дип әйтергә теләмим, битарафлык ул аларның саклану чарасы. Ул «миңа үзегезнең фикерегезне көчләп такмагыз, минем үз максатларым бар» дигән сүз. Битараф булмау — кызыксыну ул. Ә кызыксынган кешенең үз фикере, әйтер сүзе була. Фикерләү белән бергә мәгълүмат туплана. Мәгълүмат туплау исә фикерләү сәләтен үстерә. Моның нәтиҗәсендә кеше бар нәрсәне дә анализлый башлый. Журналист үзе анализлый белергә һәм язмасында укучы өчен анализларга җирлек тудырырга да тиеш.


Әле журналистикадан башка тагын бик күп эшләр белән шөгылләнә ул. 1995 елда Татарстанда хатын-кызлар өчен «Мөселман хатын-кызлары берлеген», хәзер «Мөслимә» дип аталучы иҗтимагый оешма төзегән. Раббыбызның рәхмәте белән. Аның инициативасы буенча 16 тапкыр «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре» конкурсы үткәрелде.

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Бик күп семинарларда катнашкан, Татарстаннан делегат булып төрле Корылтайларда булган. (Төркия, Иран һ.б.)
Ә 2005 елның 29 июнендә аңа «Номинированной на Нобелевскую премию мира 2005 г. в числе 1000 женщин планеты» дигән таныклык бирелә һәм ул тәкъдим итү проектында катнаша. Беренчеләрдән булып, ул татарлардан номенант була.


Ул татарларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, Призидентларга бик күп хатлар язып, шуларда үз максатына ирешкән олуг затлар кавеменнән. Мөселман хатын-кызларына паспортка яулык белән фотосурәткә төшүне яулап алуы гына да ни тора бит!


Бу җәһәттән, Әлмира апаның өенә дөньяның төрле кыйтгаларыннан кеше хокуклары белгечләре, журналистлары килә. Аллага шөкер, алар бик күп мәхкәмәләрдә булып, ниятләренә ирешә. "Кол Шәриф" мәчете иңкүлегендәсе «Кысла» («Раки») сыраханасен алдыру үзе бер хикмәт бит. Ә («Сотворение мира») «Шайтан туен» туктату да — аның тырышлыгы. Дүрт ел буе аңлату, җитәкчелеккә мөрәҗәгатьләр... И-и... андагы илереп-тилмереп йөрүләр!.. Әлмира апабыз Республика көнендә 30 августта Кабан күле буенда «Мөселманнар җыены»н оештырып, үткәрүче дә. Ул татар — мөселман хатын-кызлары өчен чыгарыла торган Русиядә бердәнбер «Мөслимә» гәзитен оештыручы һәм аның баш мөхәррире.
* * *
Безнең халыкта шундый зур шәхесләрнең исән чакларында кадерен белмиләр, ә бакыйлыкка күчкәч, эшләнгән эшләре белән мактануны инде син безгә куш.


Мөхлисә Бубый варислары бар, аларны күрә белергә генә кирәк. Әлбәттә, алардан үрнәк алып, эшләрен дәвам итү дә ләзем.


Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды