"Мөхтәсибәт хәбәрләре"
Миңнехановка иҗтимагый ярдәм штабы составына танылган җәмәгать эшлеклесе Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов керде.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә иҗтимагый ярдәм штабы вәкилләре белән беренче очрашуы булды. Штаб составына керүчеләр арасында безнең мөхтәсибебез Илдар хәзрәт Баязитов та бар иде.
Моннан тыш, штабка Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов кебек танылган шәхесләр керде. Штабның барлык әгъзалары да төбәк тормышының төрле өлкәләрендә — икътисадта, мәгарифтә, мәдәнияттә һәм спортта зур иҗтимагый йогынтыга һәм эш тәҗрибәсенә ия.
Уртак эшнең мөһимлеген ассызыклап, Миңнеханов очрашуда катнашучыларның һәрберсенең Татарстан үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Штаб вәкилләренең төп бурычы-муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрендә турыдан-туры агитация алып бару һәм сайлау алды чараларында актив катнашу.
Шул рәвешле, җәмәгатьчелек фикеренең абруйлы лидерларын кертү халыкның кандидат Миңнехановка ышанычының югары дәрәҗәсен ассызыклый һәм хакимият белән гражданнар арасында нәтиҗәле аралашуны тәэмин итәчәк.