Иртәгә, ягъни 12 мартта, Казандагы "Ярдәм” мәчетендә Татарстан хатын-кызларының "Мөслимә” иҗтимагый оешмасы корылтае булып узачак. Әлеге чара 10 сәгатьтә Серов урамындагы 4а йортында "Ярдәм” мәчете бинасында үтәчәк.
Мөселман хатын-кызлары корылтаена барлык мәчетләрдән, Казан һәм Татарстандагы дини уку йортларыннан 80нән артык делегат килер, дип көтелә. Корылтайда мәчет мөгаллимәләре, абыстайлар, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәр ледилар, имамнар һәм дәүләти структура вәкилләре катнашачак.
"Мөслимә” оешмасы корылтаен уздыруның максаты – балалар һәм яшүсмерләр арасында мәчеттә эшне активлаштыру, хәзерге заман җәмгыятендә әхлакый һәм рухи яңарыш буенча тәгаен чаралар кабул итү.
Чираттагы корылтай мәгърифәтче Мөхлисә Бубыйның тууына 145 елны һәм беренче мөселман хатын-кызлары корылтаеның 97 еллыгын билгеләп узудан гыйбарәт.
"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте