Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Әлмира апа 30 ел “Азат хатын” журналында эшләде

Мечеть Ярдэм / Хатын-кызлар клубы / Әлмира апа 30 ел “Азат хатын” журналында эшләде

Әлмира апа 30 ел “Азат хатын” журналында эшләде. Хатын-кызлар клубы Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында “Сөембикә” (“Азат хатын”) журналының чыга башлавына 100 ел тулу уңаеннан, бәйрәм кичәсе үткәрелә.

Әлеге бәйрәм чараларына “Мөслимә” Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе, “Мөслимә” газетасы баш мөхәррире Әлмира апа Әдиатуллина да чакырулы. Ник дигәндә, Әлмира апа бу журналда 30 ел эшләп, җаваплы сәркатип вазифасыннан лаеклы ялга чыкты.

“100 елның утызы – минем яшьлегемнең гүзәл чоры”,-дип сөенеп искә алды ул чорларны Әлмира апа. Аның “Азат хатын”ның баш мөхәррире Асия Хәсәновага, соңрак бу журналның баш мөхәррире булган Венера Ихсанова һәм Роза Туфитулловага рәхмәтләре чиксез. Ул шулай ук үзе белән хезмәт куйган Хәсән Сарьян, Габдулла Шәрәфи, Кояш Тимбикова, Венера Зөбәерованы олы хөрмәт хисләре белән искә алды.

Журналдан киткәннән соң, Әлмира апа Рәшидә абыстай Исхакыйда, аннары “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. Ул 1995 елда Татарстан Мөселман хатын-кызлары берлеген төзеде, 1997 елда исә “Иман” мәркәзендә “Мөслимә” газетасын чыгара башлады. Шуннан бирле әлеге газетаның 197 саны дөнья күрде. Соңгы вакытларда бу җәридә “Ярдәм” мәчете каршындагы “Зур Казан” басмаханәсендә нәшер ителергә кереште.

Әлмира апа Аллаһыга шөкер кылып яши торган мөслимә. “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән конкурсның ул быел 17 нчесен “Ярдәм” мәчетендә үткәрде. Ул: “Милләтемә хезмәтем белән бераз гына булыша алсам да, үземне чиксез бәхетле итеп тояр идем”,-ди.

Хаҗип ӘХМӘТША

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды