
“Ярдәм” мәчетендә Мөселман хатын-кызлар клубының чираттагы җыелышы үткәрелде. Бу очрашуның темасы мондый: “Эндокрин системасы авыруларын профилактикалау”.
Җыенда катнашучыларга эндокринологиянең нәрсә икәнлеген аңлаттылар. “Нутрициология» дигән фәнни атаманың нинди мәгънәгә ия икәнлеген дә белергә була иде биредә. Бу атама ризыкның төрле аспектлары белән бәйле мәсьәләләрне өйрәнә: аңа азыкның составы, ризыкны кабул итү, азык төрләренең үзара бәйләнеше, азыкның организмга тәэсире керә.
Мондагы кунаклар ризык куллануның әдәбен җентекләп тикшерделәр. Бу мәсьәләне чишүдә гүзәл затларга югары категорияле табиб-эндокринолог-нутрициолог Галимов Ренат Рафаэль улы булышты. Ул үтә кызыклы лекция белән чыгыш ясады.
Файдалы лекциядән соң, клуб эшендә катнашучыларны һәм кунакларны аш-су остасы тарафыннан үткәрелгән мастер-класс көтә иде: ул эремчектән төрле файдалы һәм тәмле ризыклар әзерләде.
Чараның ахырында гүзәл затлар үзләре ясаган хикмәтле ризыклардан чәй табыны әзерләделәр.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте