Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчетендә "Мөслимә" оешмасы утырышы узды

Мечеть Ярдэм / Хатын-кызлар клубы / "Ярдәм" мәчетендә "Мөслимә" оешмасы утырышы узды

"Ярдәм" мәчетендә "Мөслимә" оешмасы утырышы узды. Хатын-кызлар клубы 2015 елның 3 мартында Казан шәһәре “Ярдәм” мәчетендә “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасы утырышы уздырылды. Җыелышта Казан шәһәре мөселман хатын-кызлары, дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Утырышта ир-атларның гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан роле, әтиләрнең дәрәҗәләрен күтәрү мәсьәләсе каралды. Татар-мөселман хатын-кызлары әтиләрнең, ир-атларның дәрәҗәсе гаиләдә һәм җәмгыятьтә иң югары булырга тиешлеген белдерде.

“Мөслимә” оешмасы активистлары Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Әбделганиева җитәкчелегендә әтисе Хәниф Вәлиевнең “Зур Казан” типографиясендә нәшер ителгән “Югары Чагадай мирасы” китабын гаиләдә бала тәрбияләүдә үрнәк итеп алырга чакырды. Шәҗәрә, васыять, иман нигезләре – хәзерге глобаль заманда татар-мөселман баласын шәхес итеп тәрбияләүдә төп рольне уйный.

Мөселман хатын-кызлары шулай ук балалар бакчаларында, мәктәпләрдә хәләл ризык белән туклану, кибет, базарларда харамны хәләл дип сатучылар мәсьәләсен карады. Алга таба хатын-кызлар тарафыннан рейдлар үткәрү фикеренә килде.

Утырышта Теләче районында ачылган өй шартларындагы ятимнәр йортына ярдәм итү, 4 апрельдә “Ярдәм” мәчетендә узачак “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенә балаларны әзерләү фикере хупланды.

“Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасы вәкилләре җәмгыятьтә дин һәм милләтара конфликтларга юл куймаска чакырды. Шулай ук мөселман хатын-кызлары Донбаста тынычлык урнаштыруда Россия лидеры президент Владимир Путинның сәясәтен хуплавын белдерде.

"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды