Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Казанда Россия мөселман хатын-кызларының "Мөслимә" оешмасы төзелде

Мечеть Ярдэм / Хатын-кызлар клубы / Казанда Россия мөселман хатын-кызларының "Мөслимә" оешмасы төзелде

Казанда Россия мөселман хатын-кызларының "Мөслимә" оешмасы төзелде. Хатын-кызлар клубы Казанда Россия мөселман хатын-кызларының "Мөслимә" оешмасы төзелде. 12 мартта Казанның "Ярдәм" мәчетендә узган "Мөслимә" Татарстан хатын-кызлары оешмасы корылтаенда катнашкан 108 делегат шундый карар кабул итте. Оешма рәисе итеп Әлмирә Әдиатуллина, рәистәш итеп "Ярдәм" тернәкләнерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова сайланды.

12 мартта Казанның "Ярдәм" мәчетендә узган "Мөслимә" Татарстан хатын-кызлары оешмасы корылтае булып узды. Корылтайда Казан шәһәре, Татарстан районнары һәм регионнардагы мәчет-мәдрәсәләрдә укытучы абыстай, остазбикәләр катнашты. Делегатларны "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, мөфти урынбасары Илдар Баязитов, Казан мөхтәсибе Мансур Җәләлетдин, Казан мэриясе вәкиле Гөлназ Исмәгыйлева һәм башкалар сәләмләде.

Корылтайда Әлмирә Әдиатуллина, Мәликә Гыйльметдинова, "Ак калфак" оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Татар гаиләсе фонды рәисе Миләүшә Гайфуллина, галимә Резеда Сафиуллина, Альта Мәхмүтова, шагыйрә Фәйрүзә Мостафина, Рәшидә Исхакый, Сайдә Аппакова һәм башкалар чыгыш ясады.

Корылтай делегатларының чыгышларын тыңлап, бүгенге шартларда абыстайлар һәм остазбикәләрнең тоткан урынын билгеләп, татар-мөселман халкы үсешендә килеп туган проблемаларны хәл итү юллары күрсәтелде. Җыенда катнашучылар “Мөслимә” оешмасының төп эш юнәлешләре итеп, татар-мөселман милләтенең илаһи динен саклау, туган телен үстерү, традицияләрен, буыннар бәйләнешен саклауны, шәҗәрә һәм васыятьнамә системасын кайтаруны, балалар һәм яшьләр белән эшләүне игьлан итә.
Ислам динен тарату һәм җәмгыятьне савыктыру максатында корылтай түбәндәгеләрне кирәк дип саный:
- Россия Федерациясендә ксенофобия, расачылык, динара, милләтара татулыкны җимерү гамәлләренә каршы тору;
- Башка дини һәм милли мәдәни оешмалар, Татарстанның халыклар ассамблеясе белән элемтәләрне үстерү, халыклар дуслыгын ныгытуга, мәдәниятләрне баетуга юнәлдерелгән чараларны уздыру;
- Милли рухта һәм традицияләр нигезендә яшь буынны тәрбияләү максатыннан һәм рухи кыйммәтләрне үстерү йөзеннән татар гаиләсенең һәм өлкән буынның ролен көчәйтү;
- Шәҗәрә һәм васыятьнамә системасын кайтару максатында фәнни җыеннар, бәйгеләр оештыру;
- ТНВ каналында “Мөслимә” тапшыруын оештыруын сорап канал җитәкчелегенә мөрәҗәгать итү һәм аны ачуга ирешү;
- Татар галимнәре, яшьләр, дин әһелләре, эшмәкәрләр, милли зыялылар белән эшләүне камилләштерү һәм алар белән элемтәләрне, хезмәттәшлекне ныгыту;
- Мәчетләрдә социаль эшне активлаштыру;
- Мәчетләрдә хатын-кызлар өчен аралашу клублары булдыру;
- Мөселманнарны таныштыру өчен гаилә кору үзәкләре ачу;
- Җәйге лагерьлар оештыру һәм балаларның Казан җыенын – Сабантуй ясау;
- Гасыр абыстае һәм Ел остазбикәсе конкурсын үткәрү;
- Хатын-кызларның бөтен Россия “Мөслимә” иҗтимагый оешмасын теркәү һәм төбәкләрдә бүлекләрен ачу.
- Бубыйлар фондын булдыру.

Россия мөселман хатын-кызларының "Мөслимә" оешмасы рәисе итеп Әлмирә Әдиатуллина, рәистәш итеп "Ярдәм" тернәкләнерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова сайланды.

"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды