Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Кадерле ул безгә бүген дә

Мечеть Ярдэм / Хатын-кызлар клубы / Кадерле ул безгә бүген дә

Кадерле ул безгә бүген дә. Хатын-кызлар клубы “Кешеләрнең иң яхшысы – халыкка файдалырак булганы” (хәдис).

Халкыбызның сөекле уллары һәм кызлары Сара апа Садыйкованы – моңнар ханбикәсен искә алырга тагын җыелды. Без бер-беребез белән сәламләшеп, хәл-әхвәл белешеп, Сара апа җирләнгән татар бистәсе зиратына юл алдык. Харис хәзрәт Коръән укып, дога кылуны оештырды. Татарстан Мәдәният министрлыгы биргән өч автобус тулып халык килгән иде.

Мин үзем улым Маратым җирләнгән урынга, 1552 елда Казанны саклаганны һәлак булганнарның сөякләре җирләнгән каберлегенә барып, дога кылып килдем. Бу каберлекне оештыруда башлап йөргән Зәки кардәш Зәйнуллинга хәерле сәламәтлеген, гомерен теләп дога кылдым. Истәлек ташы белән зиратта урын алу өчен шәһәр башлыгына Зәки Зәйнуллин дистәләгән мәртәбә барды. Сез дә онытмагыз, бу урынга барып дога кылыгыз.



Әлеге зираттагы Сара апа Садыйкова күңелне биләп алган иде. Истәлекләр, очрашулар хакында сөйләнде. Аннары ул Мәдәният министрлыгының конференция залында дәвам итте. Истәлекләр... Истәлекләр... Искә алулар... Мәгълүмебез Искәндәр Биктаһиров башлап җибәрде. Музыка белгече Клара Таҗиева композиторны иң җылы хисләр белән искә алды. Кирам Сатиев, Сәүбән Закиров гармун моңнарында тыңлаучыны Урал тауларына да алып менде, җәйләүләрдә дә йөртте, елга-диңгезләрдә дә чайкалдырды. Сара апа моңнарына җигелеп, Казан педагогика көллиятеннән беренче курста укучы 15 кыз бала килгән иде. Араларында иҗатчылар да булыр әле. Ә моң, Сара апа моңы хакында Нәҗибә Сафина дулкынландыргыч шигырьләрен укыды. “Милләт анасы” исеме хакында да фикерләрен әйтте.

Шушындый җыенны оештырган өчен Сара Садыйкованың иҗтимагый хәйрия фонды җитәкчесе Әзһәр Хәсәеновка, Моңсараның кызы Әлфия Айдарскаяга олуг рәхмәтебезне белдерәбез.



Бу җыелышуыбызда милләтебезнең алгарышы, аның милли моңын, телен саклау мәсьәләре дә күтәрелде. Сара апа бүген дә безгә бик кадерле зат.

Әлмирә Һәдия, “Ярдәм” мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды