Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мәликә Гыйльметдинова: «Регионнардагы татар-мөселман хатын-кызларын да берләштерик»

Мечеть Ярдэм / Хатын-кызлар клубы / Мәликә Гыйльметдинова: «Регионнардагы татар-мөселман хатын-кызларын да берләштерик»

Мәликә Гыйльметдинова: «Регионнардагы татар-мөселман хатын-кызларын да берләштерик». Хатын-кызлар клубы 4 июньдә «Казан» милли мәдәни үзәгенә республикабызның төрле районнарыннан 300дән артык мөслимә корылтайга җыелды. Алар арасында Башкортстан, Мордовия һәм башка төбәкләрдән килгәннәр дә бар иде. Корылтайда дәүләт органнары, дини һәм төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре, махсус чакырылган кунаклар һәм Татарстанның актив мөслимәләре катнашты.

Корылтай кысаларында үсеп килүче буынга традицион рухи кыйммәтләрне җиткерү чараларына, җәмгыятебездә мөслимәләр тарыган проблемаларны чишү юлларына кагылышлы тәкъдимнәр, массакүләм мәгълүмат чараларында балаларны тәрбияләүгә, мөслимәләргә багышланган телетапшырулар ачу кирәклеге хакындагы фикерләр яңгырады.

«Мөслимә» хатын-кызлары оешмасы рәистәше, «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова хатын-кызларны мәгърифәтчелек; инвалидларга ярдәм һәм аларны өммәт эшенә тарту; социаль проектлар юнәлешендә эшләргә чакырды.

Татар-мөселман хатын-кызлары корылтаен уздыру бик кирәкле эш. Ә бу вакыйгада безнең катнашуыбыз тагын да сөенечле. Без хатын-кызларның активлыгыннан күп күп нәрсә тора. Без бик зур көч. Кайвакыт безнең эшебез күренми дә кала, ләкин динебезне таратуда, балаларны әхлаклы итеп үстерүдә безнең өлешебез бик зур. Без ирләрнең терәге һәм ярдәмчесе, диде Мәликә Гыйльметдинова.

Бу җыенга үзебезнең “Ярдәм” мәчете һәм сукырларны тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән таныштырырга, үзенең эшчәнлеген Россия күләмендә алып барган “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга килдем. Мөселман хатын-кызлары белән эшләгән һәрбер оешма төрле юнәлештә хәрәкәт итә. 1995 елда оешкан данлыклы “Мөслимә” оешмасының төп максаты һәм эш юнәлеше – аң-белем тарату, инвалидлар белән эшләү, аларның хокукларын яклау һәм балаларны дини һәм милли традицияләребездә тәрбияләү. Шул максатта 17 ел дәвамында “Мөслимә” газетасы чыгарыла һәм халыкка таратыла. Шулай ук оешма данлыклы мөселман хатын-кызларының мирасын барлау, аларны халык арасында таныту эшен алып бара. Мисал өчен, безнең газетта беренче казыя Мөхлисә Буби исемендәге номинация бара, аның исемендәге фонд төзү эшен дә алып барабыз. Бу безнең эш юнәлешебезнең берничәсе генә.

Әлбәттә, мөселман хатын-кызлары илебез үсешендә һәрвакыт зур көч, терәк булган. 2014 елның 12 мартында “Мөcлимә” хатын-кызлар оешмасының корылтае узды. Анда 105 актив татар-мөселман хатын-кызы катнашты. Мин оешманың рәистәше итеп сайландым. “Мөслимә” оешмасы Россия күләмендә илебезгә ярдәм итү, яшь буынны әдәпле итеп үстерү максатын куйды. Шуңа күрә һәр ел саен Россия күләмендә “Сөембикә энеләре һәм сеңеллләре” конкурсы уза. Быел конкурс “Ярдәм” мәчетендә узды, анда Татарстан, Удмуртия, Самара, Мордовиядан 500ләп бала катнашты.

Илебез президенты Владимир Путин мәчетләрдә социаль эшне активлаштыру бурычын куйды. Бу чакыру безнең динебезнең дә мөһим бер бурычы. Моңа инвалидлар, мохтаҗлар, сәләмәт һәм авыру балалар, наркоманнар, эчүчеләр белән эшләү, аларны дини яктан савыктыру керә. Без 2004 елдан бирле күрмәүчеләр белән эшне алып барабыз. Аларны Коръән укырга өйрәтәбез, ислам нигезләрен аңлатабыз, гомумән, яңадан чын мөселман булып яшәргә өйрәтәбез. Күреп торасыз, Аллаһ безгә бәрәкәт бирде, менә шундый зур “Ярдәм” мәчете һәм күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге төзелде.

“Ярдәм” мәчете 2013 елның 19 июлендә Казанда Россиядә һәм Якын көнчыгышта тиңе булмаган мәчет булып ачылды. Ул бөтен бер үзәкне хәтерләтә: гыйбадәт кылу залы, чит калалардан килүчеләр өчен тулай торагы, ашханәсе, компьютер класслары, китапханәсе, мини типографиясе бар. Бүлмәләрендә инвалидларга уңайлы булсын өчен шартлар тудырылган: пандуслар, төрле дәрәҗәдәге тоткалар куелган, махсус йорт җиһазлары белән җиһазландырылган.

Биредә мөмкинлекләре чикле булган, физик һәм рухи тернәкләндерүгә мохтаҗ кешеләр Луи Брайль системасында укырга һәм язарга, компьютерда, төрле һөнәрләргә, җирле шартларга яраклашып йөрергә өйрәнәләр. Үзәктә аенда 80 кеше яшәп тернәкләнү узып китә.

Мәчет әһелләре күзләре буенча инвалидлар уңышлы белем алсын һәм аларның барлык чыгымнарын каплау өчен тиешле шартлар тудырырга тырыша: юл хакларын, яшәүне, ашау-эчүне түли, курсларга килүчеләрне әдәбият һәм бүләкләр белән тәэмин итә.

Моннан тыш, биредә Луи Брайль системасында мөселман китаплары нәшер ителә. Мондый китаплар меңәрләп бастырылып чыгарылды инде.

Күрмәүче инвалидларны тернәкләндерү эшеннән тыш, мәчет хезмәткәрләре башка мөһим социаль юнәлешләр буенча да киң эш алып бара.

Мәсәлән, мәчеттә атнасына ике тапкыр даими рәвештә ДЦП диагнозы (балалар церебраль параличы) куелган балалар белән дәресләр алып барыла. Һәр дәрестә алар белән табиблар эшли, балалар ислам нигезләре буенча курслар тыңлый, биредә аларга ислам баганалары хакында сөйлиләр, намазга өйрәтәләр, дин буенча кирәкле белемне бирәләр, аннары балалар мәчет каршындагы кырда футбол уйныйлар.



Шулай ук монда начар ишетүчеләр белән дә эшлибеә Аерым алганда, аларга хәрәкәт телендәге мөселман атамалары буенча өйрәтү алымы кулланыла. Алар психологик тернәкләндерү уза, консультация ала.

Начар ишетүчеләр исламны минем тарафтан эшләнгән методика буенча өйрәнәләр. Мин 2007 елда хәрәкәт теле курсларында белем алдым һәм ишетмәүчеләр өчен, танылган татар илаһият белгечләренең китаплары нигезендә, “Ислам нигезләре” курсын укыту өчен махсус методика булдырдым, әлһәмдүлилләһ!

Мәчет мәгариф эшенә дә зур әһәмият бирә. Шуңа күрә биредә ислам нигезләрен өйрәнү буенча якшәмбе курслары оештырылган. Бу курслар кысаларында, ир һәм хатын-кызларның, балаларның төркемнәре барлыкка килде.

Якшәмбе курсларына йөрүчеләрне ислам нигезләренә, гарәп теленә һәм хаттатка – каллиграфиягә өйрәтәләр. Мәчет каршындагы махсус үзәктә Коръән өйрәнергә теләге булганнарга Изге мөселман китабы белгечләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.

“Ярдәм” мәчетендә шулай ук Изге Коръән китабын яттан өйрәнергә теләге булганнар өчен курслар оештырылды. Алар уку елы дәвамында узачак. Әлеге курсларда Коръән буенча белем бирергә рөхсәте, ягъни «Иҗазы” булган белгеч укыта.

Мәчеттә бу максатлар өчен киләчәктә Коръән-хафизлар булачак кешеләргә махсус бүлмә әзерләнде. Аларны әзерләү, шул исәптән, Россия Ислам университетындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә кергәндә дә ярдәм итәчәк.

Мәчеттә балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Аерым алганда, “Яшь мөслимә” дигән курслар ачылды. Бу проект 10-15 яшьлек яшүсмерләргә исәпләнә. “Яшь мөслимә” курслары кысасында махсус вәгазьләр, әхлак темасына лекцияләр, гарәп теле һәм каллиграфия, мөселман илләренә багышланган дәресләр, кул эшләре һәм кына белән рәсем ясау буенча мастер класслар, мөселманнар дөньясында күренекле кешеләр белән “түгәрәк өстәл”ләр үткәрелә.

Мәчеттә шулай ук мөселман хатын-кызларының эшлекле клубы эшли. Аның төп максаты актив мөслимәләрне социаль хезмәткә тарту, шулай ук аларның мәсьәләләрен хәл кылуда тәҗрибә уртаклашудан һәм үзара ярдәмләшүдән гыйбарәт.

Шулай ук мәчеттә яшләрнең “Иман йорты” клубы эшли. Яшләр хәйрия ярминкәләре, фестивалләр, балалар бәйрәмнәре оештыра. 1 июндә узган балалар бәйрәмендә генә дә 500ләп бала катнашты.

Бу проектлардан тыш, мәчет хезмәткәрләре мохтаҗларга адреслы ярдәм итү белән дә шөгыльләнә. Мәчет каршында эшләүче “Икрам” социаль үзәгендә бүген Татарстандагы 100дән артык гаилә исәптә тора. Асылда, болар — күпбалалы гаиләләр, ялгыз аналар, үзләре генә яшәүче картлар һәм инвалидлар.

Мәчет мәхәлләсе халкы үзе генә социаль хезмәт эше белән шөгыльләнеп калмыйча, бәлки социаль хезмәтнең барлык Татарстан мөселманнары арасында популяр булуына ирешү өчен омтыла. Моның өчен мәчеттә күп кенә мәгълүмати һәм яңалык чыганаклары ачылды. Алар аша социаль эш, аның мөһимлеге һәм үзенчәлеге актив рәвештә дәгъват кылына.

Ахырда йомгаклап шуны әйтергә телим: Татарстандагы һәм Россия төбәкләрендәге мөселман хатын-кызлары “Мөслимә” оешмасы үрнәгендә түбәндәге юнәлештә үз эшләрен бердәм итеп алып барсак, динебез өчен зур файда булыр иде. Болар:

- Мәгърифәтчелек;

- Инвалидларга ярдәм һәм аларны өммәт эшенә тарту;

- Социаль проектлар;


Казан – ул татарларның- мөселманнарның мәркәзе. Шуңа күрә регионнардагы татарлар безгә карап тора, без аларга үрнәк күрсәтик. Безгә күркәм эшләребезне төбәкләрдә дә таратырга кирәк. Безгә алар янына барырга, очрашырга, аңлатырга кирәк. Мин сезгә бер шатлыклы хәбәрне дә әйтеп китим әле: шушы көннәрдә Төркиядә дә “Мөслимә” татар-мөселман хатын-кызларының оешмасының бүлеге төзелде. Әгәр дә Төркиядәге татарлар да бездән үрнәк алып, безгә иярә икән, димәк, без дөрес юлда. Аллаһның рәхмәте сезгә, әссәләмөгаләйкүм вә рәхмәтуллаһу вә бәрәкәтүһ!

Мөслимәләргә үзләренең үгет-нәсихәтләрен Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм башка хәзрәтләр җиткерде.

"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды