Бүген биредә начар ишетүчеләр өчен ислам нигезләре буенча дәресләр башлана
(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Ярдәм” мәчетендә начар ишетүчеләр өчен ислам нигезләре буенча дәресләр башлана. Дәресләрне күренекле мәгърифәтче һәм тифлопедагог Мәликә ханым Гыйльметдинова алып бара.
Мәликә ханымның мөмкинлекләре чикләнгән мондый кешеләрне укыту тәҗрибәсе бар, ул “ишарәләр теле”н белә. Моннан тыш, ул күзләре начар күрүче һәм начар ишетүчеләрне укыту буенча методикалар эшләгән кеше.
Начар ишетүчеләр өчен физик культура дәресләре дә оештырылыр, сурдотәрҗемә белән кызыклы фильмнар күрсәтелер дип көтелә. Алга таба җомга намазларын сурдотәрҗемә белән үткәрү мөмкинлеге карала, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.