Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Чечня мөселманнары армреслингта - беренче

Мечеть Ярдэм / Спорт / Чечня мөселманнары армреслингта - беренче

Чечня мөселманнары армреслингта - беренче. Спорт Бүген Юдино бистәсендә инвалидлар арасында өстәл теннисы, шашка һәм армрестлинг буенча Казан беренчелегенә спартакиада ярышлары булып узды. Аны Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты һәм "Ярдәм” мәчете оештырды.

Әлеге ярышларда 60ка якын инвалид, шул исәптән Казанның мөселманнарны тернәкләндерү үзәге "Ярдәм”гә укырга килгән шәкертләр катнашты.

Шунысын әйтеп узу мәслихәт: "ярдәм”леләр шактый уңышлы чыгыш ясады. Әйтик, өстәл теннисында Казаннан Гадел Сибгатуллин беренче урынны алса, армрестлингта (кул көрәше) Чечня вәкиле Мөхәммәт Тимеровка тиңнәр табылмады. Казаннан Салих Янченко исә шашка һәм армрестлинг буенча үткәрелгән бәйгедә икенче урыннарны яулады. Яшел Үзәннән Илгизәр Сибагатуллин исә армрестлингта өченче урынга лаек дип табылды.

Инвалид хатын-кызлар арасындагы бәйгедә Казанга белем алырга Чечнядан килгән Седа Башкаеваның шулай ук армреслингта уңышлы чыгыш ясавын әйтмичә булмый. Бу мөслимә кыз армреслингта – беренче, шашкада икенче урынны яулады. Ә Дагыстаннан килгән Әминә Кункуевага исә армреслингта өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды