Җәмгыять 17 август 2025 07:30
Илдар Баязитов ватандаш булуның мәгънәсе турында: «Харап булсак та, файдага булсын!»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды 20 елга якын эшли. Пандемияләргә һәм социаль тетрәнүләргә карамастан, фонд үз эшен дәвам итә. Балаларны хәмердән, наркотиклардан һәм төрмә романтикасыннан ничек якларга һәм алардан ничек итеп элита үстерергә, ватандаш өчен норма нәрсә ул? Фонд советы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы һәм «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов шулар турында сөйләде.
«Проблемалардан чыктык һәм һәр хезмәткәрләрне дә саклап калдык»
— Илдар Рәфкатович, исәнмесез! Минем өчен Сезнең шигырьләр язуыгыз ачыш булды.
— Хәзер язам, дип әйтеп булмый, әмма элек язылган кайбер шигырьләр бар. Яшь чагымда ук мин өлкә газетасында штаттан тыш хәбәрче булып эшләдем. Шуңа күрә шигырьләр генә язмадым.
— Хәзер Сез күбрәк фәнни-популяр текстлар язасызмы?
— Мәсәлән, «Россия өммәте һәм мәхәлләсе. Үткәне, хәзергесе һәм киләчәге» — ул татар халкы тормышына күзәтү. Мәхәлләләрнең ничек яшәве, хәзер ничек корыла алуы турында. Башка илләрдә дә мәхәллә ничек эшләвенә, татар мәхәлләләренең һәм анда мөселман җәмгыятьләренең ничек яшәвенә күзәтү. Ә «Пенитенциар система турында» китабы исә системаның мәгънәсен аңлау өчен фикерләр җыелмасы. Мин бу юнәлешне җитәкләгәнгә күрә, аны өйрәнергә туры килде. Китап төзәтү системасы белән таныштыра ала.
— Сез, 2020 ел, ниндидер мәгънәдә, кискен момент булды, дип әйткән идегез. Ул ел Сезне ничектер үзгәрттеме?
— Ул бит пандемия елы? Ул яңа вазгыять тудырды. Беренчедән, фондның коллективы зур. Коллектив булса, һәркемгә хезмәт хакы түләргә кирәк. Мин безнең хезмәткәрләргә хезмәткәрләр буларак кына түгел, ә гаиләле кешеләр буларак карыйм. Ул елны шулкадәр күп гаиләләргә хезмәт хакын түләү мөмкин түгел диярлек иде.
Күз алдына китерегез, бар нәрсә дә ябылды, безнең барлык коммерция проектлары да туктатылды. Әлбәттә, башка безнең акча юк. Иганәче-эшмәкәрләребез дә бик авыр хәлдә иде. Кискен карар кабул итәргә кирәк булган момент туды. Миңа, барысын да административ ялга җибәрергә яки штатны минимумга кадәр кыскартырга киңәш иттеләр. Чөнки аларны тоту мөмкин түгел. Ул вакытта без үз командабыз белән, нишлибез инде, дип уйга калдык. Бездә банкетлар һәм никахлар өчен сатып алган кайбер продуктлар бар иде. Без бу мизгелдә Аллаһка ышанырга булдык. Нәрсә булса да булсын, харап булсак та, файдага булсын, дидек. Авыр мизгелләрдә, тагын да авыррак хәлдә калган кешеләр турында уйларга кирәк. Өйләрендә посып утырган, кибеткә дә чыга алмаган, үзләренә ризык та әзерли алмаган безнең карамактагы сукырларның хәле күпкә авыррак иде. Үзебезнең продуктларны кулланып, ланчбокслар әзерлик, аларны өйләренә таратыйк, дигән карарга килдек.
Фото: © «Ярдәм» хәйрия фондының матбугат хезмәте
Фондның урамда йөрергә рөхсәте бар иде, чөнки без пандемия вакытында ирекле хәрәкәт итә ала торган оешмалар реестрына кердек. Безнең белешмә белән волонтерлар һәм хезмәткәрләр ланчбокслар ташый башлады. Һәм шул дәрәҗәгә җитте ки, без көненә ике мең кешене ашата башладык. Анда йөздән артык волонтер катнашты. Берочтан без рилслар төшерә, роликларны социаль челтәрләрдә урнаштыра башладык. Ярдәм итәргә теләгән һәм үзләренә ярдәм кирәк булган кешеләр безне челтәрләрдә күрде. Бөтен дөнья белән без шул «чокырдан» чыктык.
Бу айлар күп еллар дәвамында башкарган эшләребезгә үз мөнәсәбәтебезне үзгәртте. Авыр мизгелләр килеп чыкканда, без үз командабыз белән Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә таяна ала идек, һәм бу юлы да ул безне коткарды. Без проблемалардан чыктык һәм һәр хезмәткәрләрне дә саклап калдык. Шул вакытта һәркем үзен кирәкле, дип тапты. Хезмәткәрләребез пандемия вакытында бергә генә булмады, һәркем үзе дә мөһим эш башкарды. Бу хәлиткеч момент булды. Ул вакытта шушы мохтаҗларны тукландыру ысулын «Тормыш юлы» акциясе дип атадык. Акция зур проектка әверелде. Хәзер дә «Тормыш юлы» дәвам итә, һәм без мохтаҗларны әлегә кадәр ашатабыз.
Фото: © «Ярдәм» хәйрия фондының матбугат хезмәте
— Медиа турында әйттегез. Шул вакытларда Сездә социаль челтәрләр белән актив эш башландымы?
— Бездә һәрвакыт матбугат хезмәте булды. Медиа турында сөйләсәк, бу эшне «Сөләйман» мәчетендә булганда ук башладык инде. Мин «Сөләйман»да имам-хатыйб булганда, ул Россиядә үз сайтын булдырган беренче мәчет булды. 2005 елда без «Мусульманские вести» газетасын чыгара башладык. Аннары яңа матбугатны эшләтеп җибәрдек — ике телдә «Ислам info» газетасы чыга башлады. Ул бөтен Россия буенча ун меңлек тираж белән таралды. Моннан тыш, «Восточный маркет» исемле реклама газетасын чыгара башладык. Ул безгә проектларыбызны тотарга ярдәм итте, аның тиражы 100 меңнән артык иде. Аннары без «Инфо-Ислам» һәм «Татар-Ислам» мәгълүмат агентлыкларын оештырдык. Алары хәзер дә эшләп килә.
Без медиа белән һәрвакытта эшләдек бит. Берзаманны эре Россиякүләм мөселман медиа-үзәгенә әйләндек, укучылар саны буенча буенча иң зурысы булган вакытлар да булды. Безнең Каюм Насыйри урамында үз редакциябез бар иде, анда без офис арендалый идек. Тик аннары кәгазь газеталар тиражы, әбүнәләр кими башлады, һәм без социаль челтәрләрдәге эшкә күчтек. Челтәрләрне һәрвакыт алып бардык. Пандемия вакытында безнең матбугат хезмәте шулкадәр көчле эшләде ки, без көненә ике рилс чыгара идек. Бу хәйрия эшләрен социаль челтәрләрдә таратуга ярдәм итте.
«Иң мөһиме, балаларның гакылы үсеш алсын, белемгә омтылсыннар иде»
— «Ярдәм» бүген мәчет яки фонд кына түгел. Бу — социаль проектлар, мәсәлән: балалар йорты, пансионатлар һәм башкалар. Барлык проектларны сезнең фонд үз көче белән булдырамы?
— Бездә авыр чорлар, борылыш мизгелләре бик күп булды. Иң авыр мизгелләрдә, әйткәнемчә, без Аллаһы Тәгаләгә таяна идек. Әмма беркайчан да җиңел түгел, һәм хәзер дә авыр, проектлар күп. Зур проблема, катлаулы мәшәкать килеп чыкса, артка борылып карыйсың да, ул вакытны да тәгәрәмәдек бит, диеп алга баруны дәвам итәбез. Проектлар яши һәм киңәя тора. Балаларга килгәндә, без «Сөләйман» мәчете чорыннан ук аларга җитди игътибар бирә башладык. Анда без беренчеләрдән булып җәйге лагерьлар үткәрдек: өч сменада алтмыш бала була, яхшы мәдәни программалар ясый идек. Тик шуны күрдек — замана баласы бик тиз бозыклык йогынтысына эләгә ала.
Социаль челтәрләр начар әйберләр белән кызыктыра, ә наркомания һәм алкоголизм яшәрә башлады. Ничек коткарыргамы? Без, мәсәлән, мәктәпне тәмамлаган балалар белән эшләгәндә, кайчак соң була, чөнки кеше формалашкан инде. Балаларны иртәрәк тәрбияләүдә катнашырга кирәк.
Шулай итеп пансионат булдыру турында карар кабул иттек. Беренче сынау итеп пансионатны без Балтач районының Борбаш авылында ачтык: иске мәктәпне алдык, «реконструкцияләдек», яшәү өчен уңайлы шартлар тудырдык. Пансионат каршында гына яңа мәктәп. Безнең максат балаларны җыю гына түгел, ә бу пансионатларда бик яхшы, нык дөньяви белемле элита үстерү. Дини белемне без үзебез бирәбез. Иң мөһиме, аларның гакылы үсеш алсын, белемгә омтылсыннар.
Җиде елдан соң уңышларны күрәбез: Борбаштагы балаларыбыз чыннан да физика һәм химия буенча олимпиадаларда җиңә, республика конкурсларында актив катнаша — алар урам баласы түгел, нәрсәгәдер омтылалар. Белемгә балачактан ук күндерергә кирәк, без аларны рәхәт тормыш өчен чакырмадык, укытыр өчен тупладык. Тырышсыннар! Әгәр дә бер баланың тырышлыгы җитми яки аның күңеле кайсыдыр белемне алырга тартмый икән, укытучылар килә һәм алар белән өстәмә шөгыльләнә. Балалар милли һәм рухи белем ала. Икенче пансионат Апаста төзелә. Шунда ук инде рухи-әхлакый үзәк эшләп килә. Бу яңа югары белемле татар элитасын үстерергә тиешле бер система кору юлы.
Элек мондый мәдрәсәләрне тәмамлаучылар арасында Габдулла Тукай, Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Габдерәхим Утыз-Имәни кебек олы шәхесләр булган. Ә бүген без шундый галимнәрнең кайсысын беләбез? Аларны бит аерып укытырга, махсус тәрбияләп үстерергә кирәк!
— Балалар дини укытучылардан дөньяви белем аламы?
— Гадәти урта белем бирү мәктәбендә укыйлар. Пансионатлар һәрвакытта да мәктәптән бер адым ераклыкта урнашкан. Мин гомумән, ниндидер аерым утраулар булдыруга, дини балаларны башка балалардан аеруга каршы. Барысы да социумда булырга тиеш, алар бергә уйнап, аралашып, дуслашып үсәргә тиеш. Рухи-мәдәни үзенчәлекләр булу башка эш. Мәсәлән, мөселманнар хәрәм ризык ашарга тиеш түгел. Ләкин тәрбия шул инде ул: әгәр без балаларны аерып, бүлеп карасак, аларда халыкчанлык тумаячак. Минем балаларым гадәти мәктәптә укыды, хезмәткәрләремнең балалары да гади мәктәптә укый, без үзебез дә гади мәктәпләрдә укыдык. Шуңа күрә пансионатлардагы балалар урта белем бирү мәктәпләрендә дөньяви белем ала, һәм шул белемне рухи тәрбия тулыландыра ала.
— «Гаилә учагы» йорты, «Әфлисун» шулай ук пансионатлар булып эшлиме?
— «Гаилә учагы» балалар йорты ятимнәре белән эшләүгә юнәлдерелгән башка проект. Без күп еллар инвалидлар белән эшлибез, һәм алар нормаль яши алсын өчен ата-аналарның күпме көч салганын, чыгым чыгарганын күрәбез. Ә шундый категория инвалидлар бар ки, алар ятим, ата-аналарыннан да мәхрүм. Алар ятимнәр йортында ята. Аларга кем көчен сарыф итәчәк? Алар ничек үсәчәк? Һәм без аларны үз өстебезгә алырга тырышып карадык. Моның өчен Теләче районының Иске Җөри авылында ике йорт сатып алдык һәм ятимнәр йортыннан балалар җыйдык. Нигездә, бу сырхау булган балалар, мәсәлән, Даун синдромы яки Корнелия де Ланге синдромы. Без аларны алдык һәм алар исәнлеге, үсеше, җитлегүе өчен көчебезне сала башладык, әйбәт гаиләдәге кебек тәрбияли башладык. Мәликә ханым Гыйльметдинова алар өчен чын әни була алды.
Фото: © yardemfond.ru
Һәм нәтиҗәләр яхшы: башта акыл ягыннан проблемасы булган берничә баладан инвалидлыкларын алдылар. Сәламәтлеге ныгыганнары инде үз гаиләләрен булдырды. Бер улыбыз, чын егет, ватанпәрвәр буларак, илебезне махсус хәрби операция җирендә саклый. Бу проект ятимнәрне приюттагыдан яхшырак, уңайлырак һәм өй шартларында тәрбияләргә мөмкинлек бирә.
«Әфлисун» проекты исә нормаль шартларда үсеш мөмкинлеге булмаган ярым-ятим балаларга юнәлдерелгән. Аларны туендыручы әтисе төрмәдә утыра, әнисе беркайчан да эшләмәгән, ә гаилә — күп балалы. Мондый балаларга җәмгыятьтә формалашу, социальләшү авыр. Без аларны ничек тә булса халыкка якынайту, гадәти кешеләр белән дуслаштыру өчен «Әфлисун» исемле төркем оештырдык. Аларның махсус тәрбия программасы бар, алар бассейннарга, түгәрәкләргә һәм балалар секцияләренә йөри, алар өчен каникул вакытында да чаралар үткәрелә. Бу балаларның кайберләре инде үсте, югары уку йортларына керде, ягъни гадәти тормыш юлын коралар.
Безне бик нык борчыган һәм бөтен җәмгыятьне борчырга тиешле балаларның икенче категориясе — эмигрантларның социальләшмәгән балалары. Бу күз йомарга ярамый торган олы проблема, чөнки хәзер Россиядә эмигрантлар күп, биш миллионнан артык.
Аларның балалары туа, алар монда тәрбияләнә, һәм әгәр бу балалар белән хәзер шөгыльләнмәсәң, алар кем булып үсәчәк? Шуңа күрә мондый балаларны социальләштерү өчен без аралашу киртәләрен сүтәбез, аларга безнең төбәккә, илебезгә хас мәдәни-әхлакый кыйммәтләр турында сөйлибез.
— Ә Сез бу төркемнәргә балаларны ничек җыясыз? Мәчет аркылымы?
— Әйе, без күрәбез, ата-аналар, мәсәлән, базарларда яки башка берәр җирдә эшлиләр, ә балалар үзләре генә калган. Без аларны чакырабыз, алар белән эшли башлыйбыз. Югыйсә бу балалар төркеме аерымланып үсәчәк, һәм алар үскәч, җәмгыять өчен проблема тудырачак.
— Ә ни өчен «Әфлисун»?
— Шулай дип атадылар. (көлә)
— Бу проектларның барысын да фонд мөстәкыйль рәвештә тормышка ашырамы?
— Әйе, бу фонд проектлары.
— Ә фонд социаль объект төзеләчәк районнарны ничек сайлый?
— Чынлыкта тәкъдимнәр күп, әмма без чын авыл тормышын сайлыйбыз. Мәсәлән, Балтач районындагы Борбаш — ныклы татар авылы. Беләм бит, барып кайттым, анда республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев яши. Борбаш ныклы, беркем дә аннан күченеп китми, кешеләре эшләп тора. Анда заманча яхшы мәктәп бар. Андый мәктәп хәтта шәһәрдә дә юктыр. Ул тулысынча җиһазландырылган. Җәлил хәзрәт тырышкан. Авыллары алга киткән: асфальт, яхшы мәчет, балалар бакчасы бар. Әгәр дә балалар шәһәрдә түгел, шундый нык татар авылында тәрбияләнсә, алар монда милли рухны сеңдерер, дип уйладым. Шуңа күрә без Борбашны сайладык, һәм бу бик уңышлы проект булып чыкты.
Фото: © yardemfond.ru
Апасны да анализладык. Анда безгә пансионат өчен бирелгән урын белән янәшә генә мәктәп бар. Шунда ук спорт комплексы, йөзү бассейны, боз сарае, футбол тартмасы да бар — безнең пансионат тирәсендәге бөтен инфраструктура урнашкан. Янда гына ата-аналар туктый ала торган зур булмаган кунакханә дә бар. Шунда ук парк һәм администрация урнашкан. Ягъни иң үзәк урында урнашкан. Анда пансионатны тиздән төзеп бетерәчәкбез. Биредә инде икенче ел «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәге дә эшли. Җәй көне анда 70 балага исәпләнгән курслар оештырдык.
Ә өченче пансионат исә кызлар өчен һәм Балтач районының Түнтәр авылында төзелә. Бу элек хатын-кызлар мәдрәсәсе булган, һәм гомумән бик зур тарихы булган авыл. Бу пансионатның үзенчәлеге бераз башка булачак, тәрбияләнүчеләр саны аз — 10-15 кыз гына. Әмма монда алар белем генә түгел, ә күп төрле тәрбия дә алырга тиеш. Беренчедән, безнең хатын-кызлар үз балалары өчен рухи остазлар. Алар барыннан да элек балаларга тәрбия бирәчәкләр. Икенчедән, алар яхшы хуҗабикәләр һәм хатыннар булырга тиеш. Бу да мөһим. Алар хуҗалык алып бара, кул эшләре белән шөгыльләнә белергә тиеш. Без бүген әтиләрнең үз кызларын принцесса кебек тәрбияләүләрен күрәбез. Принцессалар кияүгә чыккач, үзләренең принцесса түгел, ә хуҗабикә икәнен аңлый башлый, тик инде соң була. Катлаулы тормышка яраксыз булгач, гаиләләре җимерелә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Үсеп җит, гаилә төзе һәм балалар үстер»
— Сез күптәннән алкоголь һәм наркотикларга бәйле кешеләрне социализацияләү белән шөгыльләнәсезме?
— Әйе, 2013 елдан.
— Ни өчен сез моңа игътибар иттегез?
Чөнки без бит гадәти кешеләр янында яшибез һәм күрәбез, бу бөтен нәрсәгә кагыла торган зур проблема. Кая гына төртсәң дә, бөтен җирдә алкоголь маркетлары. Спиртлы эчемлек эчүнең «культурасы» бөтен җәмгыятьне басып алган. Бер генә бәйрәм дә аннан башка үтми, бер генә халыкта да. Нәтиҗә буларак, балалар һәм яшүсмерләр алкоголизмының зур проблемасы барлыкка килгән. Наркомания зур масштабларга җитте. Смартфонда утырып кына ниндидер закладка-кыстыргычка заказ бирергә мөмкин. Балалар өчен шулкадәр аңлаешлы, шулкадәр гади аздыру ысуллары булганы юк иде әле. Аларда бәйлелек проблемасы туды, һәм кешеләр бу бәйлелеккә эләкте. Ә аннан ничек чыгарга? Әгәр бу категория кешеләр белән шөгыльләнмәсәк, без нәтиҗәдә җәмгыятьне криминализациялибез. Бүгенге көндә кылына торган барлык авыр җинаятьләрнең 80 проценты алкоголь яки наркотик тәэсирендә кылына — бу коточкыч бәла. Әгәр дә без бүген кемнедер булса да саклап кала, озак ремиссиягә күчерә алабыз икән, без моны эшләргә тиеш.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Әйе, мондый бәйлелектән тулысынча дәвалау мөмкин түгел, әмма көрәшә, дәвалана белергә өйрәтергә кирәк. Әгәр, мәсәлән, кешене без 10-15 ел наркотиклардан чисталыкта яшәтсәк, бу кеше инде элеккеге кебек зур куркыныч тудырмаячак. Бу бит наркоманнарның ашаткан, аларга акча биргән якын кешеләренең генә проблемасы түгел. Туганнарының акчасы беткәч, ул бит урлый башлаячак, барыбер үз дозасын алыр өчен тырышачак. Шуңа күрә без моның белән шөгыльләнми булдыра алмыйбыз.
— Бу наркомания проблемасының масштаблары бүген дә актуальме?
— Алар тагы да начаррак.
— Сез моны нәрсә белән бәйлисез?
— Наркотикларның тагын да арзанрак булуы белән. Хәзер химик наркотиклар китте, аларны бер-ике кулланудан соң бәйлелек башлана һәм кешенең психикасы кискен бозыла. Аның инде психикасы бозылган, интеллекты какшаган. Аңа җәмгыятьнең бер өлеше булып калу бик катлаулы.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Элек шундый очраклар булды, 15 ел авыр наркотиклар кулланганнан соң да кеше нормаль тормышка кайта иде. Замана наркотиклары белән мондый сроклар турында сөйләшә алмыйбыз. Өч-алты ай һәм вәссаләм! Бу яктан караганда, наркоманнар белән эшләү бик катлауланды. Социаль челтәрләр, интернет, наркотиклар куллану мөмкинлеге булу, азгынлык — сез безнең балаларның фикер сөреше, әдәбе нәрсәгә әверелгәнен күрәсезме? Үз-үзенә кул салучылар төркемнәре, билгесез уеннар, наркотиклар, алкоголь яки уен бәйлелеге сайтлары мыжлап тора. Хәзер балалар белән эшләү катлаулырак. Россиядә локаль рәвештә ниндидер дәва фондлары, тикшеренеп эшли торган фәнни үзәкләр бар. Кемнедер алар коткара, кемнедер коткара алмый, әмма җирле дәрәҗәдә генә бу проблеманы бүген хәл итеп булмый. Гомуми каршылык һәм тәрбия стратегиясен эшләргә, ниндидер киртә куярга кирәк.
— Сез бу киртәнең нинди булырга тиешлеген аңлыйсызмы? Тәрбия дәрәҗәсендәме яки законнар дәрәҗәсендәме?
Законнар белән тыюлар ясарга мөмкин, әмма без моның әллә ни эшләмәвен күрәбез. Тыелган җимеш татлы була. Мин аның нинди булырга тиешлеген белмим, әмма бу атнада гына әле мәктәпләрдә яшүсмерләр белән ничек эшләргә икәнен уйлап утырдык. Наркомания турында аларга бу юлны үткән кешеләр аша сөйләргә мөмкин, мәсәлән, 228 маддә буенча утырып чыкканнар аша. Мин еш кына СИЗОларда булам, һәм бервакыт 17 яшьлек кызны күрдем. «Син монда ничек килеп эләктең?» - дип сорадым. Ул Җинаятьләр кодексының 228 маддәсенең 4 өлеше буенча утыра. Наркотикларны законсыз тараткан өчен. «Бу яшьтә син ничек тараттың?» ,- дип сорыйм мин. Ул: «Закладки», - дип җавап бирде. Егете аңа бергә парлашып урамда йөреп керергә тәкъдим иткән. Алар парлашып кыстыргычлар куеп йөргәннәр. Алар моны уен гына, һәм анда җиңел генә акча табып була дип уйлаганнар. Ахыры исә төрмә шартларында 15 ел яшәүгә әйләнеп калган. Балаларга мондый шикле эшләрнең барысы да фикерләү деградациясенә яки иректән мәхрүм ителүгә китерәчәген аңлатырга кирәк. Тоткынлыкта яшәү – шикәр түгел, ышаныгыз. Анда бик авыр, һәм без бу турыда балалар белән еш сөйләшәбез: рәшәткә артында яшәү, 35-40 яшьтән туберкулез, кан савулар һәм сәламәтлекне югалту — менә нинди тискәре юл ул. Менә сиңа — ирек, менә сиңа — табигать. Үсеп җит, гаилә төзе һәм балалар үстер.
Карагыз, бездә хәзер нинди мультфильмнар һәм сериаллар эшлиләр. Аларның анда нәрсә пропагандалауларын карарга да куркыныч. Мин аларның нәрсә турында икәнен дә аңлый алмыйм. Матбугат чаралары, телевидение ниндидер яхшы тапшырулар, мультипликацион фильмнар төшерергә тиеш. Ахыр чиктә тәрбияви балалар киносы яңадан торгызылырга тиеш. Дәүләт заказы буенча яхшылыкка өйрәтүче балалар фильмнарын төшерергә кирәк. Коммерцияле фильмнар моны эшли алмас кебек. Совет чорында мультфильмнар тәрбия элементы иде. Әйтик фильм герое кемгәдер чәчәкләр бүләк итә. Ни өчен бүләк итә? Болай гына, яхшылык өчен! Менә шундый яхшылыкны тәрбияләргә кирәк. Ә хәзер блогерлар балаларны акча яки крипта эшләргә, яки хайп ясарга өйрәтә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
— Соңгы әкиятләрнең кайсылары сезгә иң ошады?
— Заманчаларданмы? Мин хәзерге әкиятләрне истә дә калдырмыйм.
— Бүген совет мультфильмнары һәм әкиятләренең күпсанлы ремейклары, киноадаптацияләре чыга: «Очучы корабль» («Летучий корабль»), «Асылташлар шәһәре тылсымчысы»(«Волшебник изумрудного города»)... Бернәрсә дә күрмәдегезме?
— Карарга вакыт булмады. (Көлә). Балачакта, мин хәтерлим, без зур түземсезлек белән көттек, карадык, яхшылыкка өйрәндек.
«Әгәр кеше үз гаебен чын күңелдән аңлый һәм Ватанга хезмәт итәргә, илне сакларга тели икән, бу бик яхшы»
— Тоткыннар белән эшне наркотикларга бәйле кешеләр белән очрашулардан соң башладыгызмы?
— Беренчедән, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин миннән Диния нәзарәте исеменнән колонияләрне җитәкләргә кушты. Мин Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан рухи тукландыру өчен җавап бирәм, колонияләргә килгән барлык имамнар өчен җаваплы. Салмак кына, бу проблеманы һәм аның нәтиҗәләрен күреп, тоткыннар белән аралашканда, без моның рухи тукландыру гына түгеллеген аңладык. Бу гына аз. Эшне инде кешеләр СИЗОга эләккән моменттан ук башларга кирәк. Алар белән колониядән чыкканчы, колониядә һәм азат ителгәннән соң да эшләргә кирәк. Безнең фонд каршында хәзер пробация (төрмәдән соң тормышка яраклашу) үзәге эшли. Без азат ителгән тоткыннарны күзәтәбез. Күпләрен мин тикшерү изоляторында булган вакыттан ук таныйм. Алар инде үз срокларын да тутырып чыкты һәм хәзер эшлиләр. Кайбер тоткыннар безнең фондта уңышлы эшли. Бездә төзәтү үзәкләреннән кешеләр эшли — бу әле җәза үтәүчеләр. Алар төзәтү үзәгендә куна, ә көндез монда эшли.
Әгәр элегрәк кеше, мәсәлән, утырып чыккач, ул җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәткә (ФСИН) башка кагылмый иде. Владимир Путин 2025 елда эшли башлаган постпенитенциар пробация турында (төрмәдән чыкканнар турында) законга кул куйды Бу хакта без күпкә элегрәк, ФСИН белән эшли башлаганнан бирле, 2015-2016 елларда ук сөйләдек. Элек төрмәдән чыккан кеше кая барырга белмичә аптырый иде. Бүген исә аларга дәүләттән рәсми теләктәшлек, ярдәм бар. Без нәтиҗәләрен дә күрә башладык инде. Элек төрмәгә кире әйләнеп кайту очраклары күп була иде. Аларны халык «рецидивистлар» дип атый иде. Хәзер исә рецидивлар нык азайды. Иң мөһиме социумга нормаль кеше итеп кайтару мөмкинлеге бар. Һәм без элеккеге җинаятьчеләрнең гаилә коруын, балалар үстерүен күрәбез. Әгәр мин андый кешеләрнең тулы бер залын җыйсам, сез аларның элеккеге тоткыннар икәнен дә белмәячәксез. Бу бик тырышып эшләү нәтиҗәсе.
— Бүген кеше Оборона министрлыгы белән контракт төзи ала. Сез ничек уйлыйсыз, хатаны төзәтүнең мондый формасы ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?
— Әгәр кеше үз гаебен таный икән, ул бик нәтиҗәле ысул. Гадәттә кешеләр судья хөкем карарын яңгыратканнан соң гына үз гаебен аңлый башлый. Ул инде үзенең тормышын харап иткәненә төшенә. Кайберсе моны СИЗОда ук, судка, төрмәгә кадәр үк аңлый. Әгәр кеше үз гаебен чын күңелдән аңлый һәм Ватанга хезмәт итәргә, илне сакларга тели икән, бу бик яхшы. Хәзер илебезгә андый кешеләр бик кирәк.
— Тоткыннар белән эшләү Сезгә ничектер йогынты ясадымы? Бәлки яңа проектлар барлыкка килгәндер?
— Әйе, бездә тоткыннарга һәм аларның гаиләләренә, элеккеге тоткыннарга ярдәм итү өчен бик күп проектлар барлыкка килде. «Әфлисун» проекты да бу эштән соң барлыкка килде бит. Кешеләр нидер эшләгәнче уйланырга тиеш. Без кыстыргычлар, наркотиклар һәм башка хокук бозулар турында сөйләшәбез. Алар тормышны чәлпәрәмә китерә. Алар – сызып ташланган, тормыштан төшерелгән еллар. Бу – нервлар һәм кайчакта кимсетүләр, сәламәтлекне югалту еллары. Тулы канлы, нормаль, лаеклы яшәр өчен омтылырга кирәк. Мин СИЗОга беренче тапкыр кергәндә, кинодагы кебек әзмәвер, оста җинаятьчеләрне күрермен дип уйладым. Ләкин тормышның авырлыгына эләккән гап-гади кешеләр булып чыктылар. Кайберләре чын-чынлап кызганыч.
Колониядәгеләргә без болай гына утыруга караганда файда китерү яхшырак, дип аңлатабыз. Анда бик күп файдалы әйберләр ясала. Аяк киеме тегү, зур җитештерү, кою цехлары бар. Күпләр белмидер дә, бик күп пластик тәрәзәләрне, мәктәп парталарын да төрмәдәгеләр җитештерә. Колониядә утырганда белем яки һөнәрчелек күнекмәләре алырга мөмкин. Кемдер эретеп ябыштыручы, кемдер коючы була, һәм инде шактый квалификацияле хезмәткәрләр чыга. Әгәр моңа кадәр ул кайдадыр чайкалган, әйтик килде-киттеле блогер булырга хыялланган булса, хәзер ул чыннан да файдалы кешегә әверелә.
«Әгәр кеше ниндидер омтылышларга ия икән, дин аны яхшыга үзгәртә ала»
— Эшегезнең тагын бер юнәлеше — радикаль хәрәкәтләр вәкилләре. Бу проблеманың тамырлары диндәме, әллә психикадамы?
— Без радикаль хәрәкәтләр турында сөйләгәндә, барысы да аларны шунда ук ислам белән ассоциацияли. Радикаллар бөтен җирдә дә булырга мөмкин. Мондый агымнарга кешеләрнең зур проценты эләкми. Ислам кабул иткән һәм радикал булган кешеләр асылда инде радикаллар булып тора. Мин еш кына ислам динен кабул итеп, Пәйгамбәребез тормышын өйрәнәсе, аннан үрнәк аласы урында кинәт кенә радикаль булып китүчеләр, ачулы кешеләр юлын күзәтәм һәм анализлыйм. Без мондый кешенең урам егете булуын, ниндидер төркемдә торуын, свастикалар ясавы тенденциясен күзәтәбез – асылда ул электән үк радикаль булган. Менә ул, дин кабул иткәч тә, монда да радикаль. Әгәр дә ислам динен кабул иткәнче мәшһүр яки файдалы кеше булса, ул диндә дә мәшһүр булачак, диләр. Әгәр кеше ниндидер омтылышларга ия икән дин, әлбәттә, аны яхшыга үзгәртә ала. Тик кеше үзе үзгәрергә теләргә тиеш.
Фото: © «Ярдәм» хәйрия фонды матбугат хезмәте
Еш кына аларга иманның тирән хисләрен аңлатмыйлар. Алар дөньяга тар карашы аркасында динне аңламый, китап укымый, үсеш алмый, тарихны белми. Кайберсе илебезнең Бөек Ватан сугышы кебек бөек битләрендә дә бутала. Алар белән нәрсә турында сөйләшергә була? Шуңа күрә монда бик тирән белемле имамнар, белгечләр эше кирәк. Иректән мәхрүм итү урыннарына кергәч, катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләрнең тәҗрибәле һәм грамоталы остазлары булырга тиеш. Баштагы, күңелдәге бушлыкны тутырырга кирәк. Шул вакытта яннарында рухи остаз булмаса, алар бу вакуумны башкаларга тутырта. Бу деструктив көчләр Лондоннан, башка илләрдән көйләнә. Ни өчен? Дини наданлык фонында җәмгыятьне кузгату өчен. Мәсәлән, бу схема Хәйят Тәхрир аш-Шам белән Мисырда кулланылган. Нәкъ шундый ук схема Украинада кулланылган. Башка, динилек, милләтчелек идеяләре аша кулланылган. Безнең бурыч — исламның чын, асыл, мәрхәмәтле, кешелекле мәгънәсен бирү.
Шунысын да әйтәсем килә, Татарстанда хәзер колонияләрдә вазгыять бик яхшы. Кайчак, күчереп җибәрү буенча монда Мәскәүдән тоткыннар киләләр дә, үз идеяләрен дәвам итмәкче була. Бигрәк тә эмигрантлар. Без алар белән эшли башлыйбыз. «Ә син дин белгечеме, синең дини белемең бармы? Әгәр син чын мөселман булсаң, син беркайчан да наркотиклар сату белән шөгыльләнмәс идең. Утыр, укы, үз хатаңны аңла», - дибез.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
— Сезнең тасвирлауларыгызга караганда, бу хатаны күбрәк яшь кешеләр ясый бугай. Әйтик, мондый җинаятьчеләрнең «яшь составы» бармы?
— Әйе, яшьләр күбрәк.
«Инвалидлар өчен «элиталы» шартлар тудырырга телибез»
— Сездә хәзер инвалидларга өйдә ярдәм итүче шәфкать туташлары штаты бармы?
— Бу эштә без хәзер беренче стадиядә генә әле - бу тәрбиячеләрне әзерләү һәм укыту белән шөгыльләнәбез. Бу аерым юнәлеш, аның белән безнең «Ярдәм» фондының «кызы» — тернәкләндерүгә мохтаҗларга ярдәм фонды, «Мәрхәмәт кулы» проекты шөгыльләнә. Бу шулай ук мөһим юнәлеш, бүген бик кирәкле эш.
— Инвалидларга ярдәм — фондның һәрвакыт «төп юлы» булдымы?
— Әйе. Безнең монда бик зур тәҗрибәбез, үз методикаларыбыз һәм программаларыбыз тупланган. Безнең Россия буенча реабилитант укучыларыбыз бик күп. Хәзер 45 меңнән артык инвалидны безнекеләр, дип атый алабыз. Кайберәүләр үз фондларын, үзәкләрен ача: Ингушетия, Чечня, Дагыстан, Башкортстанда һәм тагын кайдадыр. Безнең укучылар Казахстанда үзәкләрен ача. Аларга ярдәм итәргә тырышабыз.
Инвалидлар — ул Тернәкләндерү үзәгенең гаять зур эш катламы. Инвалидлар өчен «Дан» инклюзив спорт комплексыбыз да ачылды. Ул паралимпия спортчыларының тулы бер плеядасын тәрбияләргә тиеш. Әлеге спорткомлекста 500дән артык инвалид шөгыльләнә: паратеннис, коляскаларда футбол һәм баскетбол, аутистлар белән физкультура һәм башкалар. Безнең территориядә инклюзия үзәге төзелә, ул әлеге проектны күпкә киңәйтәчәк. Без аны коляскалыларга да җайлаштырабыз. Анда 25 метрлы бассейн эшләячәк, без аны коляскалыларга да җайлаштырачакбыз. Мәчет бинасында урнашкан тернәкләндерү бүлмәләре дә шунда күчәчәк. Бу үзәкне ачу реабилитацияләүдә алга китеш булачак, хәзергә әле Россиядә андый үзәк юк.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
— Махсус хәрби операция башланганнан соң бик күп инвалидлар барлыкка килде. Сез моңа әзер идегезме?
— Без һәр ситуациягә дә әзер. Барлык планнар һәм проектларыбызны без «үсеш өчен» төзибез. Махсус хәрби операция башлангач та, шулай булырга мөмкин, дип уйладым. Шундый ук вазгыять Чечен сугышыннан соң 2000 еллар башында булды. Солдатлар турында гына әйтмим, бу кораллы конфликт зонасында булган, миналарда шартлаган, күзсез калган һәм башка кешеләр. Хәзер шул ук вазгыять — бу солдатлар турында гына түгел. Азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләр, чик буендагылар бомбага тотулар астында утыра, психикасы бозыла, имгәнә. Ягъни без бу эшкә әзер. Әмма сугыш хәрәкәтләре зонасында якыннарын югалткан кешеләр категориясе дә бар әле. Без туендыручыларын югалткан балалар һәм хатыннар белән эшлибез, махсус курслар үткәрәбез, психологлар чакырабыз.
Сез беләсезме, нинди каршылык бар? Бөек Ватан сугышы вазгыятен күз алдына китерегез. Бөтен ил җиңү өчен, фронт өчен яши, барысы да бердәм булган. Ә хәзер бит башка вәзгыять. Монда без тыныч яшибез, ә анда хәрби бәрелешләр бара. Кемнеңдер туганы һәлак була, ә калганнары бәйрәм итә — психологик аерма бара. Бу вазгыять белән нидер эшләргә кирәк. Алга таба яшәргә дә кирәк. Бүгенге көндә бу бик мөһим мәсәлә. Ватанны саклаучылар ни өчен көрәшкәннәрен тирән аңлый. Алар безнең ил дошманнарының ерткычлыкларын үз күзләре белән күрә, ихластан Ватанны саклыйлар. Ә менә аларның танышлары яки якыннары моны ахыргача аңлап бетермәскә дә мөмкин. Аларга да ирләре, әтиләре, туганнары Ватаныбызны коткаручы батырлар икәнен аңлатырга кирәк. Безнең иминлекне алар тәэмин итә.
— Сырхау кешеләрнең кайгысын уртаклашу – бер эш, ә алар өчен зур проектлар булдыру икенче эш. Сез сырхаулар өчен бик зур көч һәм акчалар да кертергә кирәк булуын кайчан аңладыгыз?
— Беренчедән, бу алар белән аралашудан туды. Аларның күбесе бик лаеклы, иҗади, укымышлы, белемле кешеләр. Тик ни өчендер күпләр аларны икенче сортлы кешеләр, дип саный. Бүген, мәсәлән, сәламәт балалар өчен элиталы мәктәпләргә акча кызганмыйлар. Без инвалидлар өчен «элиталы» шартлар тудырырга телибез, алар үзләренең мөһимлеген һәм кирәклеген тойсыннар иде. Кешегә аның кемгәдер кирәклеген тою бик мөһим. Шуңа күрә без фондыбыз үсеше дәвамында моның өчен мөмкинлекләр эзлибез, хәйрия акчаларын җәлеп итәбез. Без бу инклюзия үзәге белән генә чикләнмибез. Мәсәлән, безнең карт ата-аналар карамагында булган кешеләр өчен проект бар. Ә тормыш тиз узып бара бит. Бу инвалидлар ата-анасыз калгач, алар кая барачак? Алар өчен безгә Яшел Үзән районының Октябрьск бистәсе янында җир бүләк иттеләр. Анда Иделнең култык яры буенда яхшы җир бар. Без хәзер барыр җире булмаган кешеләрне яшәтү өчен йорт проектлауга керешәбез. Ул гади корылма гына түгел, ә уңайлы бүлмәләр, мунча комплексы, ярга чыга торган бакчалы яхшы йорт булачак.
— Еш кына инвалидлар белән эшләү аларны шәһәрдәге тормышка җайлаштыруны күздә тота, әмма шәһәр үзе дә аларга җайлашырга тиеш. Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?
— Бөтен Россиядән килгән инвалидлар белән очрашабыз. Алар әйтүенчә, хәзерге Казан һәм тулаем Татарстан — инвалидлар өчен бик уңайлы урын. Чөнки безнең шәһәр һәм республика җитәкчелеге бу эшнең асылын аңлый. Казан мэры Илсур Метшин моңа һәрвакыт бик таләпчән карый, һәм без аңа чыннан да бу күрсәткечне яхшыртырга теләве өчен бик рәхмәтле. Серов урамындагы инклюзив бульвар да аның эше. Безнең инвалид хезмәткәрләребез яңа биналар төзелешендә экспертлар буларак катнаша: мохит уңайлымы, пандуслар дөрес урнаштырылганмы – тикшереп торалар. Кыек пандусларны куйган төзүчеләр дә бер мизгелдә якыннарының теләсә кайсысы коляскага эләгергә мөмкин икәнен аңларга тиеш. Арбага утырсын да каскадер гына төшәчәк пандус буенча төшеп карасын. Әмма Казанда, Татарстанда бу яктан зур алгарыш булды.
Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхесе дәрәҗәсен күз алдына китерегез. Ул бит республика гына түгел, ә күптән инде федераль масштабтагы фигура. Аның һәр минуты санаулы. Ул, кайда гына яшәсәләр дә, барлык татарстанлылар, татарларның юлбашчысы булып та тора. Кайда гына рухи-мәдәни үзәк, мәчет төзелмәсен, барысы да Миңнехановны кадерләп кунакка чакыра. Ул «Россия — Ислам дөньясы» стратегик үсеш төркеме өчен җавап бирә, дөнья буйлап йөри һәм... безгә, «Ярдәм»гә дә килергә һәм безнең инвалидлар белән аралашырга вакыт таба. Моны төрле төбәкләрдән килгән инвалидлар күрә, соклана. Рамазан аенда рәис бер сәгать алдан килә һәм бу сәгатьне инвалидлар белән ихлас аралашуга багышлый. Бүген ул Төркмәнстанда, иртәгә Иранда, берсекөнгә тагын кайдадыр, һәм менә ул монда килергә дә вакыт таба. Татарстанда мондый дәрәҗәдәге җитәкчеләр бу эшкә «галочка» өчен түгел, ә күңел биреп ярдәм иткәндә ничек алга китеш булмасын инде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
— Инвалидар турында сөйләгәндә «нормаль» термины тупас булып яңгырарга да мөмкин. Ләкин гражданин өчен норма нәрсәне аңлата? Сырхау кешеләр нормаль булырга мөмкин, элеккеге тоткыннар нормаль булырга мөмкин. Ә гражданин өчен норма нәрсә ул?
— Сез атаган кешеләрнең күбесе нормаль. Норма — ул имгәнүләрдә түгел бит. Норма — ул бу тормышта үз урыныңны тою, кемгәдер файда китерү ул. Әгәр дә кеше файдасыз тормыш белән яши икән, бу инде нормаль түгел, хәтта сәламәт һәм бай булса да. Әгәр дә кеше яшәвеннән кемнеңдер язмышы җиңеләя икән - менә бу норма. Шуны аңларга кирәк, үзебездәге иң яхшы сыйфатларны кемгәдер файдалы булганда гына ача алабыз, һәм норма да шунда. Ашарга пешергәч, яныңда ялгыз бер карт яшәгәнен күрсәң, аңа бер тәлинкә алып кил, ашасын, яисә табынга чакыр. Менә шушы әйберләр шатлыкларны тәшкил итә. Укучыларыгыз 21 көн дәвамында көн саен ниндидер игелекле эш эшләп карасын. Бу гадәткә керәчәк, шуннан башка яши алмассыз.
Җәмил Сәлимгәрәев, tatar-inform.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ildar-bayazitov-vatandas-bulunyn-magnase-turynda-xarap-bulsak-ta-faidaga-bulsyn-5909284