Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөселман яшьләре арасында шашка турниры узды

Мечеть Ярдэм / Спорт / Мөселман яшьләре арасында шашка турниры узды

Мөселман яшьләре арасында шашка турниры узды. Спорт Казанда мөселман яшьләре арасында шашка буенча турнир үткәрелде. Турнирда Казанның "Солтан”, "Хөзәйфә”, "Гадел”, "Нурулла”, "Сөләйман”, "Ал мәчет”, "Борнай” мәчетләренә йөрүчеләр, шулай ук Россия ислам институты, "Ак өмет” мөселман пансионаты, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә шәкертләре җыелган иде. Турнир "Ярдәм” мәчетендә узды.

Мөфти урынбасары, иҗтимагый проектлар җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп үтүенә караганда, яшьләрне мәчетләргә спорт һәм социаль чаралар аша җәлеп итү мөһим. Турнирны оештыручы "Ярдәм” фонды җитәкчесе Илһам Исмәгыйлов алга таба да Казанда яшьләр өчен төрле проектларны тормышка ашыру көтелүен әйтте.

Шашка турнирында 1 урынны РИИ алды, икенчедә – "Ак өмет” мөселман пансионаты, өченче урында - "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды